Dataset Viewer (First 5GB)
Auto-converted to Parquet
text
stringlengths
15
568k
timestamp
stringlengths
0
20
url
stringlengths
0
1.67k
source
stringlengths
10
155
original_dataset
stringclasses
4 values
Аның балачак һәм яшьлек чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул елларда авылдагы барлык хезмәт хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Сугышка алынган әтисе Сәгъдулла Смоленский янында барган сугышларда һәлак була. Шәрифулла да 12 яшеннән ат белән җир сукалый, тырмалый һәм башка эшләр башкара. Ул мәктәптә укуын тәмамлагач, 1946 елдан “Шушма” колхозында эшли башлый. Аңа һөнәр сайлау турында уйланырга урын калмый, гаиләгә булышырга кирәк була. Ул вакыттагы хезмәтләре өчен Шәрифулла “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. 1952 елда армия сафларына алына, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, Үрнәктәге училищеда укып механизатор һөнәре ала һәм гомере буе тракторист булып эшли. Илебездә чирәм җирләрне күтәрү хәрәкәте башлангач беренчеләрдән булып Шәрифулла авылдашлары Наил Шәяхмәтов, Фарук Габтелхаков белән бергә Казахстанның Күкчәтау өлкәсенә китәләр. Анда ул 1957-1959 елларда намуслы хезмәт итә, техниканы ныклап өйрәнә, җир эшкәртү серләренә төшенә. Ул елларда башкарган хезмәтләре өчен Шәрифулла Сәгъдуллин медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә. Л.И.Брежневның “Кече җир”, “Яңарыш”, “Чирәм җир” китаплары басылып чыккан елларны күпләр хәтерлидер. Минем дә Шушмабаш мәктәбендә эшләгән вакытым иде, бу китапларны укып, алар турында халыкка аңлату эшләре алып бардык. Чирәм җирләрне турыдан-туры эшкәртүдә катнашкан Шәрифулла абый Сәгъдуллин катнашында Шушмабаш мәктәбе укучылары, Шушмабаш мәдәният йортында һәм туган авылы Угез-Елга клубында авыл халкы белән кызыклы очрашулар үткәрелгән иде. Ул бу очрашуларда хөрмәтле кунак буларак, беркем дә тормаган буш далада вагоннар куеп, илебезнең төрле почмакларыннан килгән башка милләт вәкилләре белән аралашып яшәүләре, бер-берсенә ярдәм итүләре турында сөйләгән иде. Алар халыкны икмәк белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәр, ул чорның чын патриотлары булганнар. Казахстан далаларыннан зур тәҗрибә туплап кайткан Шәрифулла Сәгъдуллин 1959 елдан Северный совхозында механизатор булып эшли башлый. Ул игенче эшенә яңача карый, тракторны һәрбер шөребенә кадәр белергә кирәклегенә ышана, чөнки шуннан башка эшнең сыйфаты булмаячагына ныклап төшенә. Ул үз эшен намус белән башкара, туңга сөргәндә, чәчү вакытында норманы ике-өч тапкыр арттырып үти. Шәрифулла абый елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешә, берничә ел рәттән район механизаторлары арасында беренчелекне бирми, башкарылган эшенең сыйфаты югары булу, техник детальләрне, ягулык-майлау материалларын экономияле тотуы белән аерылып тора. Югары күрсәткечләргә ирешеп башкарган хезмәтләре өчен 1971 елда хөкүмәтебез Шәрифулла Сәгъдуллинны Ленин ордены белән бүләкли. Еллар узган саен Шәрифулла абый икмәк үстерү эшенә яңача карый, җирне тиешенчә эшкәртсәң генә югары уңыш алып булуын үзе дә яхшы аңлый, башкаларга да өйрәтә. 1976 елның март аенда 1971-1975елларда СССРда барган IX бишъеллыкта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм дәүләткә сату буенча социалистик йөкләмәләрне үтәүгә керткән лаеклы хезмәте өчен Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, Ленин ордены, “Урак һәм Чүкеч” алтын медале тапшырыла. Шәрифулла абый Сәгъдуллин җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Күп тапкырлар Шушмабаш авыл, Арча район Советы, ә 1980-1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Ул үз округындагы сайлаучылар белән очрашырга, аларның гозерләрен үтәүне оештыруга ярдәм итә. Шәрифулла Сәгъдулла улы 1982 елда Мәскәүдә узган СССР профсоюзларының XVII cъездында делегат буларак катнашты. Ул лаеклы ялга чыккач та мәктәп укучылары, авыл яшьләре белән очрашуларда катнашырга да вакыт тапты. Шәрифулла абый һәм Саяра апа бәхетле гаилә корып “Северный” совхозының үзәге булган Шушмабаш авылында үрнәк гаилә булып яшәделәр, бер кыз һәм өч улларына ныклы тәрбия үрнәкләре күрсәттеләр. Саяра апа Шушмабаш авылында почта өләште, соңыннан сельпода кассир булып эшләп лаеклы ялга китте. Шәрифулла абыйның зур уңышларга ирешүендә Саяра апаның тырышлыгы бәяләп бетергесез. Бүгенге көндә уллары Радик “Кырлай” ширкәтендә инженер, Рамис Әтнә үзәк больницасының хуҗалык эшләре буенча баш врач урынбасары, Рамил Шушмабаш мәктәбендә математика укытучысы, ә кызлары Рәзилә Үрнәк бистәсендә почтада эшләп лаеклы ялга чыкты. Шәрифулла абый балаларының укуы белән гел кызыксынып яшәде. Үзенең хезмәте никадәр авыр булса да, мәктәпкә, укытучыларга аерым ихтирам, хөрмәт белән карый иде.Улы Рамил: ”Мин кечкенә вакытта әтине күрмәдем дә диярлек, ул тракторы белән яз-көз кыр эшләрендә булды, ә кыш көне эскерт тарттыру, хуҗалыкларга урманнан утын ташу белән шөгыльләнде, алны-ялны белми хезмәт итте. Лаеклы ялга чыккач хуҗалыктагы барлык эшләрне аңа башкарырга туры килде, әнинең күрүе начарланды, Радик абыйның улы Рубис бездә үсте. Ул аны балалар бакчасына йөртте, үз улы кебек тәрбияләде. Әти бик төгәл, пөхтә, һәр эшне җиренә җиткереп башкара иде, гомүмән, ул һәрвакыт безгә үрнәк булды. Эштән туктагач та әтине районда һәм Казанда үткән алдынгылар слетларына чакырдылар, аны хөрмәт иттеләр”,- дип горурланып искә төшерә. Шәрифулла Сәгъдулла улының исемен мәңгеләштерү максатында Шушмабаш авылының бер урамына аның исеме бирелде. Арча шәһәрендә 2006 елда ачылган “СССРның Социалистик Хезмәт Геройлары – безнең якташларыбыз галереясы”нда Шәрифулла Сәгъдуллинның бюсты куелган. 2016 елның май аенда Шушмабаш мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин истәлегенә мемориаль такта куелды. Агитатор буларак миңа да күп тапкырлар Шәрифулла абый белән эш вакытында очрашырга туры килде. Аның тракторы һәрвакыт төзек була иде, үзенең пөхтәлеге белән аерылып торды. Язгы-көзге кыр эшләре вакытында нормаларын арттырып үтәде, шуңа күрә дә агитатор буларак безне дә мактыйлар иде. Мин шушындый фидакарьләрчә хезмәт иткән шәхесне күреп, белеп, аралашып яшәвем белән горурланам. Шәрифулла абый Сәгъдуллин районыбызның горурлыгы булды, киң күңелле, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләре, бигрәк тә яшьләрнең ихтирамын яулады. Аның: “ Тракторны һәрбер шөребенә кадәр белү, төзелешен өйрәнү мәҗбүри. Шунсыз синең эшең сыйфатлы булмаячак. Иген игү серләрен, агротехник таләпләрне гомер буе өйрәнергә кирәк. Җир хөрмәтләгәнне ярата”,– дигән фикере яшь механизаторларга киңәш итеп әйтелгән кебек. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган шәхесләрнең башкарган хезмәтләре югалмасын иде. “Казан арты” тарих-этнография музее директор урынбасары Шәфигулла Гарипов http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/namusly-khezmt-uysh-kiter Поделиться Возврат к списку Символы на картинке* Размер файла не должен превышать 10 МБ. Загрузить изображение Разрешить смайлики в этом сообщении Календарь событий Ноябрь 2022 31 1 Җиңү өстенә җиңү! 2 Барысына да куаныч! «Кырлай» агрофирмасы алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде 3 Лаеклы бүләк иясен тапты Штерә авылында яңа клуб ачылды Безнекеләр радиода һәм телевидениедә 4 Арчада бәйрәм уңаеннан зур концерт Истә калырлык бәйрәм булды 5 Легендар шәхес истәлегенә турнир уздырылды 6 Пенсионерларны «сөендереп» торалар Икесенең дә беренче һәм бердәнбер мәхәббәтләре 7 Кенәрләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыя 8 “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Клубтан кайткач та төн уртасында китапка ябыша идем» 9 Без сезнең белән горурланабыз 10 Арчаның 2нче мәктәбе укучылары ташчы һөнәре үзләштерә 11 “Син – минем бәхет, мин – синең бәхет” 12 Үрнәктәге Арчаның агросәнәгать һөнәри көллиятендә аш-су осталыгына өйрәнделәр 13 Халык уеннары җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул 14 Арчада үткән көрәш нәтиҗәләре 15 Көллият студенткасы беренче урында 16 Яңа Кишет китапханәсендә йон оекбашлар бәйлиләр 17 Бердәмлектә без көчле 18 Ярдәмнең артыгы юк 19 20 Алдагы елларда яңа урамнарны төзекләндерү дәвам итәчәк 21 Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы узды 22 «TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды 23 Районыбыздын киткән ярдәм мобилизацияләнгәннәргә тапшырылды Борынгы урам яңарды 24 «Бала хокук даирәсендә» видеороликлар бәйгесендә Арча укучылары җиңү яулаган 25 Очрашулар оештырыла 26 Бүген якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 35 яшьлек юбилее! 27 28 29 30 1 2 3 4 Популярные фотографии Абзябар Абҗабар Ак Чишмә Алга Көек Алга-Куюк Апаз Апазово Апайкина Гарь Ашытбаш Байкал Бимери Бимәр Венета Верхний Азяк Верхний Пшалым Верхняя Корса Верхняя Масра Верхняя Ура Гөберчәк Дүртөйле Ермоловка ж/д рзд Чурилино Илдус Ильдус Иске Кенәр Иске Кишет Иске Кырлай Иске Масра Иске Муй Иске-Юрт Ишнарат Каенсар Казаклар Казанбаш Казанка Каратай Каргалы Качелино Кече Төрнәле Кече Әтнә Кзыл-Игенче Кишмәт Клачи Колачы Корайван Кошлауч Красная Горка Курайван Курса Курса Почмак Кутук Кушлавыч Кшкар Кысна Кышкар Күкчә Бирәзә Күлтәс Кәче Көтек Мамся Мендюш Мирзям Мирҗәм Михайловка Мурали Мөрәле Наласа Наратлык Нижние Аты Нижние Метески Новая Серда Новое Ключище Новое Чурилино Новый Ашит Новый Кинер Носы Нуса Орнашбаш Печмәнтау Пионер Пшенгер Пүчинкә Пөшәңгәр рзд Сарай-Чекурча Сарай-Чекурча Сарай-Чокырча Сикертан Сикертән Симетбаш Смак-Корса Средние Аты Средняя Серда Старая Масра Старая Юльба Старое Чурилино Старые Турнали Старый Ашит Старый Кырлай Старый Муй Старый Яваш Субаш Аты Субаш-Аты Сюрда Татар Кадрәге Татарское Кадряково Ташкич Ташкичу Ташкичү Толонгер Түбән Курса Түбән Мәтәскә Түбән Оры Түбән Пошалым Угез-Елга Урнашбаш Урта Бирәзә Урта Курса Урта Пошалым Урта Сәрдә Утар Аты Утар-Аты Хасаншаих Хотня Хәсәншәех Хәтнә Четыре Двора Чума-Елга Чүриле тимер юл разъезды посёлогы Чөмә-Елга Шека Шекә Шура Шурабаш Шушмабаш Югары Аты Югары Бирәзә Югары Оры Югары Пошалым Югары Әзәк Якты-Кен Якты-Көн Яңа Кенәр Яңа Кишет Яңа Ключище Яңа Кырлай Яңа Сәрдә Үгез-Елга Үрнәк Әрнәш Өтнә ©2015 ФБУ "Арское землячество", г.Казань, ул.М.Горького, 13, тел.: 264-35-18, 264-35-38 | Lptsystem's разработка и продвижение сайтов
2022-11-26T12:54:20Z
http://arskland.ru/news/3527/
OSCAR-2301
culturaX
1970 елда Куйбышев өлкәсендәге « Серноводский»га, 1975 елда Сакига, Кара диңгез буена Нурсөя белән барып дәваланып кайттык. Аңа кадәр Латвиядә «Юрмала»да ике тапкыр дәваланган идек. Латвия безгә бик ошады. Нурсөя мине коляска белән урманнарга алып бара. Урманнардагы матурлык безнең яклар белән һич чагыштырырлык түгел. Анда кәкре-бөкре булып үскән яки корып сынган агачларга да әкиятләрдә генә була торган төрле сыннар ясап куелган. «Мәхәббәт имәне» үзе бер могҗиза. Караган саен яңа төсмерләр табасын. «Ни өчен бу имәнне «Мәхәббәт имәне» дип атадыгыз?»—дигән сорауга: «Бу—мәхәббәт кебек мәңгелек агач. Аны җил-давыллар да аудара алмый. Ул, сәясәт үзгәрсә дә, үз кыяфәтендә кала. Кешеләр генә һәр үзгәрешкә яраклашырга тырыша»,—дип җавап бирделәр. Урманнарны айкап бетергәч, Нурсөя мине коляска белән диңгезгә алып китте. Юрмаладан ерак икән ул, 8-10 чакрым. Диңгез миңа ике төрле тәэсир итте. Беренчедән, зурлыгы белән. Йөзеп кереп китсәң, арып су төбенә китәр идең. Икенчедән, диңгезнең елга кебек агып ятмавы ошап җитмәде. «Бөтен байлыгын үзенә җыеп утырган Карун бай кебек»,—дигән уй килде башка. Мин йөргән шәһәрләрне санасаң, шактыйга җыела: Ташкент, Дүшәнбе, Ордженекидзебад, Янгиюль. Мин коенган елгалар—Ык, Дим, Идел, Зөя, Аму-Дәрья, Сыр-Дәрья, Канский, Енисей һәм башкалар. Хәзер уйлап карыйм да, иң чиста сулы елга Енисей белән үзебезнең Ык булган икән. Аму-Дәрья, Сыр-Дәрьяләр болганчык, суы соргылт төстә булып, йөзеп йөргән балыклар күренми. Ярларында безнең Ык буендагы кебек таллар-өянкеләр үсеп утырмый. Ул якларның туфрагы да соргылт комлы. Тажикстан башкаласы Дүшәнбе шәһәрен икегә аерып торган елга да болганчык сулы. Ләкин шунда форель балыклары үрчеп ята. Шәһәр халкы шунда су коена, балык тота. Дүшәнбедән безне Нурек ГЭСына алып киттеләр. Анда юллар текә тауларны кисеп салынган. Юл читендәге ташлар өстенә ишелеп төшәр төсле. Монда юл салучылар бик акыллы булганнар: текә таулы юлда машинаңның тормозы тотмаса, читкә борылып керергә асфальт юллар салынган. Ул тыкрыклар барган саен югарырак күтәрелеп, ватык машинаң 200-300 метр баргач, үзеннән-үзе туктый. Һәм шунда машинанны төзәтергә мөмкинлекләр тудырылган. Нурек ГЭСының төзелеп яткан чагы. Машиналар агымы көчле. Юлда туктап тамак ялгарга теләсән, 3-4 чакрым саен кафе. Кафеда тукталырга вакытың тыгыз икән, юл читендәге олы ташлар арасында шашлык пешерүчеләр йөгереп каршыңа чыга. Шашлыкларын машинанны туктатып тормыйча, ачык тәрәзә аша гына аласын да акчаңны сузасын. Чөнки андый текә юллардан менгәндә машинанны туктатырга ярамый, туктасаң, артка тәгәри башлыйсын. Сукыр күп күрә, аяксыз күп йөри дигән гыйбарә бар бит. Дүшәнбедә икәнлегебезне ишетеп безне Ордженекидзебад шәһәренә кунакка алып киттеләр. Анда бер татар гаиләсенә бик шәп фатир биргәннәр икән. Кая барсак та минем күзем ин беренче китап шкафына төшә. Боларның китап шкафлары шактый бай. М. Җәлил, һ. Такташ китаплары арасында үземнең китапларымны да күргәч, күңел сөенде. Яңа фатирны котларга татарлар гына җыелган икән. Татар гармуныннан әкрен генә агылып торган моңга җырлар кушылды. Аннары ярыша-ярыша шигырь сөйләү башланды. —Безгә татар китаплары сирәк килә. Шуңа күрә укый-укый ятлап бетерәбез. Ә сезнең безгә килүегез тарихи вакыйга,—диделәр Алар белән (кызганыч, хуҗаларның исеме онытылган) кабат-кабат фотога төштек. Без Дүшәнбедә йөргәндә безгә Ташкенттан ерак булмаган Янгиюль шәһәреннән телеграмма килә. Без белмәгән кешеләрдән. Алар безнең Тажикстаи якларында сәфәр кылып йөрүебезне каян белгәннәрдер. Телеграмма Тажикстан Язучылар союзына килгән. Без Дүшәмбегә килүгә Язучылар союзына тукталып, үзебезнең координатларны калдырып киткән идек. «Без сезне шундый-шундый көнне Ташкент аэропортында көтәбез!»—диелгән иле телеграммада. Без чакырган җиргә бара, куган җирдән китә торган кешеләр. Телеграммада күрсәтелгән көнне Ташкентка очтык. Ниндидер сәбәпләр аркасында самолет берничә сәгатькә тоткарланды. Күңелне бер сорау кимерә: «Безне кем каршылар, алар безне каян беләләр икән?» Безне каршы алучы миннән бер-ике яшькә өлкәнрәк бер ир кеше, исеме Әнис икән. «О-о, сезне көтә-көтә арып беттек. Әни анда нишләргә белми йөридер инде»,—дип каршы алды ул. Безне «Волга» машинасы көтә иде. Ташкентның төзеклегенә, фонтаннар күплегенә сокланып йөрдек. Фонтанны мин җир астыннан бәреп чыккан сихри чәчәк дияр идем. Өскә кинәт тамчылар көлтәсе күтәрелгәндә салават күпере балкуы бу чәчәккә яңа ямьнәр өсти. Гомумән, суга мин битараф карый алмыйм. Ык буенда туып-үскәнгәдер инде, елгалар-күлләр, диңгезләр минем өчен гади бер табигать күренеше генә түгел, ә һәрберсендә ниндидер фәлсәфә яшеренеп ятадыр сыман. Елгалар, мәсәлән, дулкынланып агышы белән күзне ял иттерә, күңеленә җыелган уйларыңны тарата. Суның әле ярсып, әле әкренәеп агуы гомер этапларының ниндидер бер чорда бик тиз, ниндидер чорда әкренәеп алуын чагылдырса, дингез- океаннар дөньяның чиксезлегенә ишарә кебек тоела. Ярый, судан бераз читкәрәк китик. Әле бит безнең барасы юл шактый. Ташкенттан 30-40 чакрым. Кайта-кайта Әниснең кем икәнлеген белдек. Безне чакыручы Ямал апа икән. Әнис—аның улы. Мебель фабрикасында цех башлыгы. Без барып кергәндә өстәлләр төрле-төрле сыйлардан сыгылып тора идее. Миңа караватка урын җәелгән. Юлда бик арыганлыктан, табынга утырганчы бераз ял итеп алдым. Ямал апа минем янга кереп сөйләшеп утырды. Ул 1918 елда Оренбургтан Ташкентка килгән. Ташкент җир тетрәү нәтиҗәсендә бөтенләй диярлек җимерелеп беткәч, гаиләсе белән Янгиюльгә күчкән Ямал аланын ире шоколад фабрикасында баш бухгалтер икән. Кызлары Дания мәктәптә рус теле укыта. Барысы да русча, татарча, үзбәкчә әйбәт сөйләшәләр. Татар, башкорт әдәбиятын яраталар. Күп кенә язучыларның китаплары кулдан-кулга йөреп укыла-укыла таушалып, күп битләре яңадан ябыштырылган, төпләнгән. Шул исәптән минем китаплар да бар. Безнең килүебезгә алар бик шатланды. Ишегалларында розалар чәчәк атып утыра, бакчаларында тәлгәш-тәлгәш йөзем җимешләре асылынып тора. Тамак ялгап алгач, мине верандага йомшак диванга чыгарып салдылар. «Шунда хозурланып ятып тор, тиздән мунча өлгерер»,—диделәр. Ямал апа инде пенсиядәге кеше. Әнис белән Гадениянсн (киленнәре) ике кызлары бар. Алар Нурсөяне бакчадагы чәчәкләр белән таныштырырга атып чыгып киттеләр. Ямал апаларның кызлары Даниянен дә ике кызы үсеп килә икән Алар, шәһәр фатирында торганлыктан, бераз соңрак килделәр. Бераздан безне мунчага алып киттеләр. Мине Әнис күтәрде. Нурсөяне Дания җитәкләде. Мин мунчаны үзебездәгечә такта эскәмияле, тигезле-тигезсез җәелгән идән итеп күз алдына китергән һәм ябылыр-ябылмас җәрәхәтләрем каты ләүкәдә чабынып өр-янадан ачылыр дип куркып барган идем. Мунча эченә кергәч исем китте. Мунча сәкеләрендә, ләүкәдә калын-калын ап-ак паралоннар. Бөтен җирдә чисталык, тәмле үлән исләре. Мунчаны үзебез кертешәбез дип Әнис белән Дания яныбыздан китмиләр. —Бар әле, кит, әнигә табын әзерләш. Авыру кешегә хатын-кыз кулы кирәк,— дип Дания Әнисне куып җибәрде. Мунчада төрле савытларда төрле үлән сулары, һәрберсеннән үзенә генә хас хуш ис килә. Күпме вакыт үткәнен дә сизмисең. Йөрәккә дә авыр түгел. Юынып чыккач, йомшак җәймәгә төреп, күтәреп алып кайтырга Әнисне чакырдылар. Дания миңа ни өчендер больницалардагы шәфкать туташы булып тоелды. Без мунчадан кайтуга безнең бүлмәгә бәллүр вазага таҗларында чык тамчылары җемелдәп торган розалар кертеп куйганнар иде. Янгиюльдә татарлар күп икән. Табын, әлбәттә, мул. Шоколад фабрикасыннан коньяк, шампан шәрабларын әрҗәсе-әрҗәсе белән генә китереп ыргыталар. Колбаса, сыр, чикләвек төсле итеп ясалган, моңарчы без күрмәгән ризыклар кабуга авыз эчендә эри. Шоколад, вакланган чикләвек төше. Анда яшел чәй генә эчәләр. Коньяк, шампан шәрабы өстәлнең һәр почмагында. Кыстап-кыстап эчерәләр. Дания гел минем янда. Минем күз кайсы ризыкка төшкәнен әллә күреп, әллә эчке бер тоем белән сизеп ала да, нәкъ шул ризыкны алга китереп куя. Әкрен-әкрен күңелгә кереп бара бит бу чибәр хатын. Янда гына Нурсөя утыра югыйсә. Миңа кыен да, рәхәт тә. Мәҗлес дәвам итә. Даниянең ире бик матур җырлый икән. Нурсөя аның җырлавына мөкиббән китеп утыра. Бераз кызып алгач, парлап танцевать итүләр башлана. Әнис Нурсөяне уртага чакыра. Нурсөя дә ялындырып тормый. Бию ыгы-зыгысы арасында Дания мине үзенең буяулы иреннәре белән үбеп куя һәм салфетканың почмагын шәрабка батырып үзе калдырган ирен эзләрен ялт кына сөртеп ала. Кунаклар биеп туйгач, тагын табынга утырышалар. Кемдер җырлый, кемдер аны хуплап кул чаба. Җырдан шигырьгә күчәләр. Минем Ямал апаларда алты китабым бар икән. Күп кенә шигырьләрне яттан сөйләүләренә исем китте. Татарча җырлар китабы да өстәлдә ята. Теләсә-каисы битен ачып җырлап җибәрәләр. Китап киштәләрендә Әнгам Атнабаев, Мостай Кәрим. Хәсән Туфан һәм башка бик күп шагыйрьләрнең китаплары бар. «Азат хатын» тегелмәләре, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналлары шкаф өстенә өелгән. Без бу кунакчыл гаиләдә бер атна тордык. Үземне Үзбәкстанда түгел, Казанда итеп тоя башладым. Көн саен мунча ягыла. Кайбер көннәрне Ямал апа Нурсөяне шәһәр кибетләренә алып чыгып китә дә, озаклап йөриләр. Ә Дания гел минем янда: кайбер көннәрне мунчага мине күтәреп алып бара да сәгатьләр буе юындыра. Бу хәлне, әлбәттә, өйдәгеләр белә, ләкин кунак хакына белмәмешкә салышалар. Даниянең ире Кытайдан килгән уйгыр (исеме хәтердән чыккан). Монда качып килгән. Кытайда институт бетергән, математик. «Монда килгәндә ни русча, ни үзбәкчә бер авыз сүз белми идем. Хәтта анкета тутырганда үземне «неграмотный» дип язганмын»,—ди. Берничә ай эчендә үзбәкчә өйрәнеп, үзбәк балаларына математика укыта башлый. Мәктәптә укытканда алар Дания белән танышканнар. Дания аны русча, татарча сөйләшергә өйрәткән. Бу Кытайдан килгән уйгыр егете шундый шәп итеп татарча җырлый иде ки, ул җырлый башласа бөтен мәҗлес тын кала. Җырның, шигырьнең халыкларны берләштерү көче барлыгына мин шунда ышандым. Читтә яшәүчеләрне татар шигырьләре, татар моңы берләштерә икән дигән фикер күңелемдә ныгыганнан ныгый барды. Бер атна эчендә бу кунакчыл гаилә белән тәмам дуслашып, үз кешеләр булып беттек. Бер атнадан соң безне Сыр-Дәрьяга алып киттеләр. Анда тагын шундый ук сый, шундый ук хөрмәт. Кунакта йөреп без тәмам арыдык, өйгә кайтасы килә башлады. Анда Зөлфия апалар, Әлфия апалар: «Сез Янгиюльдә бер атна торгансыз, без дә сезне бер атнасыз җибәрмибез»,—дип чат ябыштылар, Әлфия апалар кирпечтән бик зур яңа өй җиткергәннәр икән, өй туйларында булырга туры килде. Казанга тагын Янгиюль аша кайттык. Данияләрнең бер дусты безне аэропортка уз «Волга»сы белән илтте. Китәр алдыннан, әлбәттә, мул табын әзерләнгән иде. Коньяк, шампан шәраблары белән чын мәгънәсендә коендык. Мин исереп үк беткәнмен. Безне озата барган Дания дә миннән ким исермәгәндер. Юкса аэропортка барып җиткәнче ул мине помадага буяп бетермәс иле. Дания әле безне озак вакыт онытмады. Һәр елны минем туган көнгә посылка сала иде. Ә анда бер шешә коньяк, чикләвек һәм тагын әллә нәрсәләр була торган иде. Безгә кунакка килергә дә җыена иде. ләкин инфаркт алып, көтмәгәндә-уйламаганда бу дөньядан китеп барды. Урыны оҗмахта булсын. Самолетта экипаж ял итә торган якта өч урынга сузылып яттым. Казанга кайтып төшкәч кенә уяндым. Мин йоклаганда Нурсөя минем битләрне, муеннарны ирен буяуларыннан чистарткан. Өйгә арып-талып кайтып кердек. Тегендәге әллә ничә бүлмәле, җимешләр һәм чәчәкләр белән уратып алынган зур йорттан соң үзебезнең ике бүлмәле хрушевкабыз миңа шыксыз күренде. Совет власте элек артта калган Тажикстан, Үзбәкстан кебек республикаларны нык үстергәнлеген үз күзем белән күреп кайттым. Анда әдәбият та алга китте. «Дружба народов» журналы союздаш республикаларда яшәп иҗат итүче язучыларның әсәрләрен даими бастыра килде. Ә бу журналда чыккан барлык әсәрләр аерым сериягә тупланып, калын-калын китаплар булып илгә таралды. Ә безнең кебек автоном республикада яшәүче әдипләр рус теленә тәрҗемә ителмичә озак ятты. Шунын аянычлы нәтиҗәсе буларак, бездә язылган күп кенә әсәрләрнең сюжетлары ниндидер юллар белән башка әдәбиятларга барып керде. Ә безнең әсәрләр, рус теленә тәрҗемә ителгән очракта да, инде кемнәрнедер кабатлау булып чыкты. Бер кызык та, кызганыч та булган хәлне «Литературная газета» язган иде. Ничәнче ел икәнлеге хәтердә калмаган Мәскәүдә М.Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» дигән повестен русчага тәрҗемә итеп чыгарганнар. Ләкин типография ялгышы белән китапның тышлыгына А. Чехов хикәяләре дип куйганнар. Ул чорда дөнья һәм рус классикларының әсәрләрен чират торып алалар иде М. Мәһдиевның китабын да бик тиз азып бетергәннәр. Әлбәттә инде, соныннан чыгарып ташлаганнар. «Литературная газета» бу хәлдән көлеп, «Магдиеву повезло», — дип язып чыкты. Юкса М.Мәһдиевның әлеге әсәре А. Чехов хикәяләреннән калышырлык түгел. Бу вакыйга «өлкән агай»ларнын татар әдәбиятына кимсетеп карауларын күрсәтүче бер мисал гына Минем «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте лә русчага тулы вариантта басылып чыкмады. Башта ул үзебезнең китап нәшриятында Имбовин тәрҗемәсендә «Упругие паруса» исеме белән дөнья күрде. Бераз соңрак шул ук тәрҗемәдә Мәскәүнең «Советская Россия» нәшриятында, берничә хикәя дә өстәлеп, «Первая борозда» исеме белән басылды. Повесть исә элеккечә «Упругие паруса» исеме белән, ләкин тагын да ныграк кыскартылып., татарча варианттагы фәлсәфи уйланулар, телнең сыгылмалылыгы бетерелеп, бары тик сюжетны гади телдә сөйләп чыгуга гына калдырылган иле Күп кенә тәнкыйтьчеләр бу повестьны Н.Островскийның «Корыч ничек чыныкты» әсәре белән янәшә куеп бәяләде. Мин «Корыч ничек чыныкты» әсәре начар, ә минеке шәбрәк дияргә җыенмыйм. Минем «Жилкәннәр»дә бөтенләй башка проблема күтәрелә. Анда авырлыкка очраган һәм табиблар тарафыннан үлемгә хөкем ителгән гап-гади авыл малаенын күкрәгеннән җанын умырып алып, аның матурлыгын кешеләргә күрсәтүе, имгәтелгән рухнын ничек ныгый, чыныга баруы, яшәгән саен күнел күзенең ачыла, әсәр героеның офыклары кинәя баруы сурәтләнә. Ә.Н Островскийның Павелы—сәясәт корбаны. Бу әсәрнең авторы аны яшерми дә. Дусларына язган хатларында «Башта партия, аннан соң гына гаилә»,—дип яза. Авторларның язмышы охшаш булганга карап кына әсәрләрне бер яссылыкта күрү дөрес түгел. Павел белән Фәнияр дөньяга икесе ике төрле карый. Фәнияр рухи үсештә, туктаусыз эзләнүләрдә сурәтләнсә, Павел үзенең үткәннәрен, революция өчен көрәшеп йөрүләрен исенә төшерә һәм сәламәтләнә калса тагын шул юлга басарга омтыла. Бу ике әсәрне бер яссылыкка куеп тикшерүчеләр, үзләре дә сизмәстән, татар әдәбиятының алтын фондына кергән «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен икенчел әдәбият дип бәяләргә мәҗбүр булалар. Руслар безне тәрҗемә иткәндә безгә икенче сортлы халык дип карыйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, канатлы сүзләрен, бер үк сүзнең әсәрдәге вәзгыятькә карап төрле мәгънә алуын исәпкә алмыйлар. Шунлыктан безнең әдәбиятыбыз аларныкыннан түбән килеп чыга. Минем үземә дә шактый гына тәрҗемә эше белән шөгыльләнергә туры килде. Җитмешенче елларда булса кирәк, мина әзәрбайҗан шагыйрьләренең бер көлтә шигырьләрен бирделәр. Әзәрбайҗан әдәбияты тирән тамырлы, бай әдәбият. Университетта укыганда мина әзәрбайҗан әдәбияты турында курс эше язарга туры килгән иде. Шунлыктан мин үземә бирелгән шигырьләрне тәржемә итәргә курыкмыйча алындым. Безнең Татарстан Язучылар Союзы әзәрбайҗан шагыйрьләренең шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп, «Каспий дулкыннары» исеме белән күмәк җыентык бастырып чыгарырга әзерләнә иде. Мин бөтен көчемне һәм сәләтемне салып үземә бирелгән шигырьләрне татарчага тәрҗемә иттем. Тәрҗемәгә җаваплы карасаң, ул үзен иҗат итүдән дә авыррак. Үз иҗатында син ирекле, ә тәрҗемәдә билгеле бер калыптан читкә чыга алмыйсың. Син тәрҗемә иткән халыкларның әдәбиятын, стиль үзенчәлекләрен, телдә йөргән канатлы сүзләрнең үзебезнең телдә нинди вариантлары барлыгын, кыскасы, тагын бик күп нәрсәләрне хәтер аша, акыл аша уздырасың. Төшенеп җитмәсәң, ул халыкларның классикларын укыйсын. Ә «өлкән агайлар» безнең кебек «вак-төяк» халыкларның гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешләрен, һәр сүзнең төбендә ни ятканлыгын тикшереп тормыйлар шул. Боларга ничек тә ярый дип карыйлар. «Каспий дулкыннары» Язучылар Союзында безнең тәрҗемәләрне тикшереп чыкканнан соң гына дөнья күрде. Үз иҗатым тукталып торган чакларда берәр яраткан шагыйремне тәржемә итә торган идем. С. Есенинның «Восточные мотивы» дип аталган циклын тәржемә итеп, «Казан утлары»на җибәргән идем. Ул вакытта журналның поэзия бүлегендә эшләүче Нури Арсланов, Есенинны тәрҗемә итүчеләр синнән башка да күп дип, тәрҗемәләрне дөньяга чыгартмады. Ләкин мин тәрҗемә итүдән туктамадым... Тәрҗемә көчне һәм вакытны күп ала. Мина үз әсәрләремне язарга кирәк. «Әнә килә автомобиль» пьесасын язып ятам. Бу—1973 ел. Дөресен әйткәндә, пьесалар язарга мине Туфан Миңнуллин «котыртты»: —Менә син шигырьләр язып, мәче теле чаклы китаплар чыгарып ачлы-туклы яшәп ятасың. Синең бит каләмен бар. Әнә бөтен кеше ябырылып укырлык повесть яздын («Жилкәннәр жилдә сынала»ны әйтүе). Шундый повесть яза алган кеше рәзе пьеса яза алмый. Тагын шунсы бар: үзеннен язганыңны халык ничек кабул иткәнен күреп-ишетеп утырасың. Ә синең шигырьләреңне берәр кыз трамвайда укып бара да оныта. —Бәлки, онытмыйдыр. —Ну малай, онытмаган очракта да аңа синең шигырен ничек тәэсир иткәнен белмисең бит. Аннары шунсы бар: шигырь язып тамак туйдырып булмый. Без Туфан белән еш кына бәхәсләшеп алгалый идек. Шушы сүздән соң мин пьеса язу турында уйлана башладым. Бик актуаль тема кирәк иде. Күршеләрнең «Москвич» алулары, драматург Сәет Шәкүровның һәм үзебезнең чакрым саен сүнеп аптыратучы «Запорожец» пьесама тема табарга булышты. Халыкның инде тамагы туеп, байлык артыннан куа башлаган чагы. Ә иң зур байлык—машина. «Москвич»яки «Жигули» алып җибәрсәң, син таныш-белешләрең алдында бер баскычка күтәреләсең. Ниһаять, пьеса язарга тотындым. Мин аның бер кисәген язган саен Туфанга укытам. Ул укый да минем язганнарымны пыран-заран китереп ташлый. Шулай шактый җәфалана торгач: «Ярар, минемчә, ару гына әйбер килеп чыккан. Марсель Сәлимҗановка күрсәтеп карармын. Ул нәрсә әйтер тагын»,—дип, Туфан пьесаны алып китте. Башта аның исеме бүтәнчәрәк иде. «Әнә килә автомобиль» дип Туфан атады. «Моның өчен синнән бер коньяк инде, малай»,—диде ул. Пьесаны М. Сәлимҗанов та, артистлар да ошаткан һәм аны озак тозлап яткырмыйча 1974 елда Г. Камал театрында М.Сәлимҗанов үзе куйды. Спектакль озак еллар Г. Камал һәм К.Тинчурин театрларында гел аншлаг белән барды .Һәм чынлап та ул минем кесәне шактый калынайтты. Дәрт сүрелгәнче тагын бер пьеса яза башладым. Ләкин миңа ул пьесаны туктатып торырга туры килде. Чөнки театрдан заказ килде. Миңа В. Шукшинның «Энергичные люди» әсәрен сәхнәләштереп тәрҗемә итәргә куштылар. Алынганда бик җиңел булып тоелса да, эшли башлагач шактый кыенлыкларга очрарга туры килде. Беренчедән, В. Шукшинның теле төрмәчеләр, жуликлар жаргоны белән шыплап тутырылган. Андый жаргон сүзлекләрдә дә юк икән. Безнең өйдә гомумән сүгенүләргә, тәмәке тартуларга табу салынган булганлыктан, татарча да сүгенә белми идем. Дөрес, бер дә сүгенү сүзе ишетергә туры килмәде дип әйтә алмыйм. Бар иде ул безнең заманда да исереп сүгенеп йөрүчеләр. Ләкин алар бөтенләй башкача сүгенәләр. Алар Шукшин сөйләмен белмиләр В. Шукшин сүзләрен бераз йомшартыбрак, үз телебезгә якынайтыбрак бирергә туры китде. Аның язу стиленә төшенү өчен «Сельские жители», «Там, в дали», «Характеры», «Красная калина» әсәрләрен укып чыктым. Шунсы кызык тоелды: В.Шукшин да минем белән бер чорда яза башлаган икән. Бу «Энергичные люди» әсәре дә 1974 елда сәхнәгә куелган. Сүгенә-сүгенә язган Шукшинга Ленин премиясе бирелде. Безнең агай алай язса, аны матбугатка да чыгармаслар иде. Тәрҗемә иткәндә икенче авырлык ни проза, ни сәхнә әсәре булмаган катнаш жанрны тамашачы карарлык, артистлар рәхәтләнеп уйнарлык пьеса итүдә иде. Анда кайсы персонажның сүзләре икән бу дип уйланып утырырлык җирләр күп идее. Көч күп түгәргә туры килде. Җитмәсә, режиссер ашыктыра: бу сезонда куярга кирәк, ул безнең планга кергән, ди. Тырыша торгач, «Энергичные люди» әсәрен тәрҗемә итеп, сәхнә әсәре итеп ясап чыктым. Исемен «Әшнәләр» дип куйдым. Чөнки әсәр көчле кешеләр турында түгел, әшнәлек, астыртын рәвештә урлашу турында бара иде Бу спектакль әллә бер, әллә ике ел барды. Тамашачы «Үзебезнең исерек ирләребездән дә гарык. Монда килеп, аларны акча түләп карап утырасыбыз килми»,—дип, спектакльне карап бетермичә чыгып китә башлагач, аны туктаттылар. Бәлки, тәрҗемәсе дә бик шәп булмагандыр. Ә Гаффар да әнә: «Спектакль шәп, ләкин тәрҗемәдә бераз җитешсезлекләр бар»,—дип язып чыккан иде Аннан соң да «Иностранная литература» журналындагы үземә кызык тоелган кайбер әсәрләрне татарчага тәржемә итә идем. Бу тәрҗемәләр акча да, дан да китерми иде. Аларның күбесе үземә каләм шомарту өчен генә булды. Китап җене кечкенәдән кагылган иде миңа. Җәй көне ишегалдын себереп чыгара идем дә, мичкә тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңгене кабыгы-ние белән ашый- ашый, ишегалдындагы яшел чирәмгә ятып, йә Том Сойерга, йә Робинзон Крузога әвереләм. Ялгыз утрауда яшим. Кәҗәләр асрыйм. Кәҗә димәктән, безнен үзебездә дә алар шактый иде. Чөнки кәҗә сөтенә налог юк. Ә сыерыңның 300 литр сөтен бушлай хөкүмәткә тапшырырга кирәк. Бераз читкәрәк киттем бугай, сүзем китаплар турында иде бит. Мин инде 4-5 сыйныфларда ук авыл китапханәсендәге барлык китапларны укып чыккан идем Ж. Вернның хыялый шарына утырып Айга очкан чаклар да булды Ге де Мопассанның «Милый друг»ын укып аның чибәр сөяркәләрен тартып алулар, Л. Толстойның ире була торып сөяркә белән типтерүче «Анна Каренина»сын «кыйнап» ташлаулар, А. Пушкинның «Капитан кызы»н эзләп йөрүләр. Кыскасы, күп иде безнең маҗаралар Китаплар мине кәлҗемәле, чабаталы дөньядан аерып Ж.Вернның «Серле утрау»ларына, Достоевскийның кан кардәш Карамзиннарына. «Юләрләр йорты»на, тагын әллә кайларга алып китә. Кеше күңелен бер генә нәрсәдә китаплар кебек баега алмый. Китап ул акыл аша синең эченә кереп кан тамырларын буенча ага башлый: тетрәнәсең, сокланасың, яратасың, нәфрәтләнәсең, хыялланасын. Ә хыял реаль дөньядан югары күтәрә. Хыял канатларында Айга, йолдыхзарга менеп, тишек чабаталарыңны эләсен. Хыял ярдәмендә ел үсәсен ай үсәсен, үсмер малайдан җиткән егеткә әверелеп, кызлар кочагына керәсең. Китап сине һәм физик, һәм рухи яктан үстерә. Мин хәтта монтер булып эшли башлагач та көндез ашарга дигән ипи янына берәр китап сала торган идем. Бәлки мине язучы итәргә әнә шул «китап җене» булышкандыр. Гомумән, мин яшьтәшләремнән тизрәк җитлектем. 14 яшьтән «ябалак куа» башладым. Безнең якта кызлар белән йөрүне «ябалак куу» дип атыйлар иде. Хәзер яшьләр арасында бу атама онытылып бара. Хәер, хәзер авыл яшьләре рухи яктан деградацияләнә, таркала. Безнең китапханәләрдә, клубларда газета-журналлар өелеп тора иде. Клубка барып шырды-бырды уеннардан кызык тапмаучылар газета- журналлар укый. Мин «Совет әдәбияты»н чәлдереп тә кайткалый идем. Чөнки ул бер генә булмый. Күп булгач, бер журналның югалганын сизмиләр иде бугай. Ә бәлки, ул газета-журналларны кеше өенә алып китеп укысын өчен дә күпләп яздырганнардыр әле. Безнең авылда ике китапханә бар иде. берсе—мәктәп, берсе—авыл китапханәсе. Шулай ук клуб та икәү: мәктәп һәм авыл клублары. Мәктәпнеке «Пионер клубы» дип атала һәм анда укучы балалар төрле спектакльләр куя. ә ул спектакльләргә колхоз эшеннән арып кайткан ата-аналар килә. Һәр ата-ана үз баласының ничек уйнавын күрергә тели. «Бишле»гә укучы буларак, ул спектакльләрне пионервожатый белән мин оештырырга тиеш. Чөнки мин инде беренче класстан башлап класс старостасы, өлкән сыйныфка күчкәч, учком председателе. Хәзер учкомнар мәктәпләрдә юк бугай инде. Ә учком председателе мәктәптәге тәртип өчен дә, укырга килмәгән балалар өчен дә җаваплы. Җаваплы эш кешене тәртипкә өйрәтә. Безнең мәктәп зур, һәр класста 32 шәр бала. Утыз икене икегә тапкырласаң, шактый җыела. Нигә икегәме? Чөнки бер сыйныфта укучылар күп: аларны икегә бүләргә туры килә: «А» һәм «Б» классларына. Тәртипсез укучыларны бераз тәртипкә китерер өчен үземә ярдәмче итеп бер класста өч ел утырып калган. Карамны сайладым. Аның йодрыклары мунча ташы кебек каты, әти-әнисез үссә дә, бик көчле иде. Җитмәсә, тәмәке тарта. Мин аңа: «Карам, син миңа ярдәм ит, ә мин сиңа дәресләреңне әзерләргә булышырмын»,— дидем. —Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың дип әйткән ди безнең әбекәйнең әбисенең әбисе,—диде ул. —Син бит көчле малай,—дидем Карамның салпы ягына салам кыстырып. — Мәктәптәге бөтен малайлар синнән куркып тора. Бу сүздән соң Карам күкрәген киереп куйды: —Һы, курыкмый карасыннар! —Шундый бөтен мәктәпне дер селкетеп торган малай неужели «2» ләрне генә җиңмәс икән? —Һы, «2» бит ул тигәнәк кебек, чалбар балагыннан алып ташласаң, җиңгә ябыша. —Без аларны икәүләп чүпләрбез. Карам озак кына ыгы-мыгы килеп, карышып маташты. Аннары: —Миңа нишләргә соң?—диде. —Иң беренче үзеннән башла. —Үземне нишләтим соң мин? —Тәмәке тартуыңны ташла. —О-о, ансы булмас, дускай. Аннары мин бит себерке яфрагы гына тартам. Тәмәке алырга акчам да юк минем. —Алайса, бигрәк шәп. Себерке яфрагы тартып, шырпы әрәм иткәнче ташладын да куйдын. —Тәмәке ул, беләсен килсә, егетлек! —Синеңчә, Фәйзылбарыйлар, Мәзһәпләр егетме? Бу сүзләр Карамны бераз уйга катдырды. Аннары ул: —Әйттең сүз,—диде.—Аларны мин бер йодрыгым белән икесен бергә егам, селәгәйләр. —Шулай бугач, син аларны ла тәмәке тартудан туктата аласың. —Аларны туктатып булыр, ансы. Бер аулак тыкрыкта изеп ыргытсаң, тәмәке сүзен онытырлар. Үзем генә. Белмим. —Син бит көчле егет. Карам йодрыгы белән койма тактасына китереп сукты. Кулын авырттырып, авырткан җиренә өреп торды. —Беләсең килсә, минем туйганчы бәрәңге дә ашаганым юк Мин бит мәктәпкә тамак туйдырыр өчен генә йөрим. —Ничек? Мәктәптә ашатмыйлар бит. —Ә мин кызларның көндез ашарга дип алып килгән ипиләрен урлап ашыйм. Мин аның урлашканын белә идем. Ләкин кызлар аңардан куркып бу хакта укытучыларга әйтми иде. Ул көнне мин Карамга берни әйтә алмадым. Барыбыз да ярата торган Миңнур апага гына Карамның хәлләрен сөйләдем. Миңнур апа бу мәсьәләне педсоветта күтәреп чыккан. Бик ярлы кешеләрнең балаларына ярдәм итү өчен мәктәпнең махсус фонды бар икән. Карамның абыйсы Кабиз районда ниндидер эштә эшләгәч, Карамны бу исемлеккә кертмәгәннәр. Миннур апа сөйләшкәннән соң гына Карамга көндезге аш урынына күпмедер ипи бирә башладылар. Карам үзенен ипиенең беразын гына ашый да, калганын сумкасына салып куя иде. —Ипиеңне нигә ашап бетермисең?—дидем аңа. —Т-с-с!—диде ул бармагын ирененә куеп.—Өйдә минем әбекәй бар. Аңа да ипи кирәк... —Ә абыең? —Аның эшләгәне үзенә дә җитми. Аның бит бер күзе юк. Шуңа рәтле эшкә алмыйлар. Карамның бу сүзләре мине тетрәндереп җибәрде. Ярый әле безнең әни бар дип сөендем. —Рәхмәт сиңа, дускай,—диде Карам, җилкәмә сугып. —Нигә?—дигән булдым мин. —Ипигә,—диде Карам. —Ә тәмәкене ташлыйм мин аны. Вакыты җиткәч, тәмәке тартмый да егет булырбыз әле. Мин Карамга текәлеп карадым. Ул инде чынлап та егет булып килә түгелме соң? Уналтыны тутырды бит инде. Тиккә генә кызларны почмакка кысрыклап, кабара башлаган түшләрен күлмәк аша тешләмидер. Сугыш елларында укырга кергәнлектән, бер сыйныфта укучыларның яшь аермасы 2-Зәр ел идее. Җиденче классны бетерүгә колхоз аларны рәхәтләнеп эшкә җигә башлый. Билгеле, мондый кызларнын. ачлы- туклы яшәүләренә карамастан, түшләре кабара, күңелләре алгысый. Шуңа күрә малайлыктан егетлеккә күчеп баручылар белән бераз шаяргалап алу алар өчен кызык кына булгандыр. Дәрестән соң без, тәмәкечеләр һәм мин, бергә җыелдык. Карам нишләр икән дип уйлап торам. Ә ул букчасыннан бер дәфтәр, кесәсеннән уылган яфрак чыгарып, зур итеп дәфтәр битенә тәмәке төрде. Фәйзылбарыйның кесәсеннән ялт кына шырпы таргып алды да тәмәкесен кабызды. Аннары аны тирән итеп берничә тапкыр суырды. Шуннан соң тәмәкесен җиргә салып таптады. —Менә, күрдегезме? — Күрдек, күрдек. — Күрсәгез шул: бу минем соңгы тапкыр тартуым. Ә хәзер сез дә шулай итегез... Малайлар бер-берләренә карашып кесәләреннән учларына тәмәкеләрен бушаттылар. Карам аларга үзенең дәфтәр битен сузды. Фәйзылбарый белән Мәзһәп телләре белән кәгазьне чылата-чылата тәмәке төрделәр һәрберсе гончыга-тончыга бер суырганнан соң тәмәкеләрен җиргә салып таптады һәм: «Инде нишләргә кушасыз?»—дигән сыман әле Карамга, әле миңа карадылар. —Бүгеннән тәмәке тартуны ташлыйсыз,—дидем.—Күрәсезме, Карам ташлады. Ә ул сүзендә тора торган егет. Үзен егет дип атагач. Карам янә бер башка үсеп киткәндәй булды. Мин кайсыдыр китапта: «Кешене усаллык белән җинеп булмый. Иң начар кешедә дә яхшы сыйфатлар яшеренеп ятарга мөмкин. Аның шушы сыйфатын ачып үзенә күрсәтергә кирәк»,—дигән сүзләр укыган идем. Бу очракта шул сүзләрдән файдаланып: —Сез бит яхшы егетләр!—дидем. Мин бу сүзләрне нык ышанып һәм тегеләрне дә ышандырырлык итеп әйтергә тырыштым. —Безнең тәти егет булып йөрисебез килми. Минем кызларның әллә кай җирләрен умырып тешлисем, аларны билләре өзелгәнче кочасым килә,—диде Фәйзылбарый — Ә синең?—диде ул Мәзһәпк, Мәзһәп бер сүз дә дәшмәде. —Селәгәй!—диде аңа Фәйзылбарый. —Кызлар исе синең борынына кермәгән әле. —Туктагыз әле, егетләр,—дип сүзгә кушылдым. —Монда бит без кызлар турында сөйләшергә җыелмадык. Тәмәке тарткан кешедән әшәке ис килә. Ә үзегез кызлар дигән буласыз,—дидем. —Бик акыллы булып киттең әле син,—диде Мәзһәп.—Әллә укытучы булырга җыенасыңмы? —Укытучыларның ялчысы бит инде ул,—диде Фәйзылбарый һәм күкрәккә йодрыгы белән кундырды. Тыным кысылып куйды. Кабыргага Мәзһәп чәпәде. Юаш малайдан моны көтмәгән идем. Үзеннән кече малайлар башына сугып киткәндә дә җавапсыз кала торган Мәзһәп синең кабыргаңа китереп чәпәсен әле. Бик каты ачу килде. Мәзһәпнең арт ягына табаны куба башлаган ботинка белән бөтен көчемә китереп типтем. Ул авып китте. Бу хәлләрне моңарчы сүзсез генә күзәтеп торган Карам: —Җиттеме сезгә, калай әтәчләр. Әгәр җитмәсә үзем өстим,—диде. Карам өч көнгә бер генә юыла торган кулларын йодрыклап теге малайларның касыгына менеп төште. Сугышканда ул кешенең иң авырткан җиренә суга белә иде. Малайларның кикрикләре шиңде. Фәйзылбарый көчкә-көчкә тын алып: — М-менә үзең тартмассыңмы әле,—диде.—Син тартсаң, без дә тарта башлыйбыз. —Менә моны күрәсезме?—диде Карам, кысылган йодрыгын Фәйзылбарыйның борын төбенә китереп.—Менә моннан нәрсә исе килә? —Тәмәке исе!—диде Фәйзылбарый. —Бу синең соңгы тапкыр тәмәкене иснәвең булыр. —Карарбыз әле. Кемнеке соңгы булыр. —Нәрсә карарсыз?—Карам малайларның ияк асларына менеп төште. Мәзһәп телен тешләде, ахры, кан төкерде. Шушы сөйләшүдән соң безнең мәктәптә тәмәке тартучы булмады. Еллар үгеп, мине Красноярск хәрби госпиталеннән район больницасына кайтаргач, безнең палатага Карам килеп керде. Өсте-башы бик пөхтә. —Нишләп сине монда Урыссу болнисына китереп тыктылар? Монда бит кандала, таракан оясы. Әнә, көпә-көндез стеналардан үрмәлиләр,—дип башлады Карам сүзен. —Соң, үзен беләсең бит: мин армиягә киткәндә безнең авыл Ютазы районына керә, ә районның болнисы Урыссуда иде. —Чукындырып яталар шунда. Баулының борын төбендәге Кызылъяр авылын Ютазыга кертеп. Аналарын себерим... Йә, ярар, кадалышып бетсеннәр бөтенесе бергә. Үзеңнең хәлен ничек? —Ял итеп ятам әле. —Менә мин дә ялга кайттым. Мин колхоздан качтым. Карагандага китеп, шахтага эшкә кердем. Акчаны пачкалап бирәләр, малай. Ипигә ак май ягып колбаса белән ашыйм. Карам кесәсеннән бер пачка акча чыгарып тумбочка өстенә ыргытты. —Мә, кирәк нәрсәнне алырсың. —Юк, кирәкми, дускай! Монда бит безнең ашау байдан, үлем Ходайдан. —Үлем турында сөйләмә әле син. Менә минем монда әҗәл даруым бар,—Карам пинжәгенен түш кесәсеннән юка шешәле коньяк китереп чыгарды. —Әйдә, тиз генә моны юк итик әле. Кем әйтмешли, нәселе корысын. Карам минем ай-ваема карамый тумбочкадагы алюмин кружкага бераз коньяк агызды да үзе эчеп куйды. — Менә күр, агу түгел. Ул кружканы крандагы су белән чайкап мина да коньяк салып бирде. Мин кыстатып тормадым, эчеп куйдым. Эчми эчкәнгәме, бик тиз башка китте. Без укып йөргән вакытларны искә төшереп алдык. —Тәмәке белән эшләр ничек?—дип сорадым. —Шуннан бирле авызга алган юк. —Фәйзылбарыйны күргәнен бармы? —О-о,—диде Карам,—аны хәзер танырлык та түгел, нефтькә эшкә кергән. Өстендә хром пальто, тотып карадым. Каймак кебек. Начальник диярсең. Без Карам белән озак сөйләшеп утырдык. Ул инде элекке атаман Карам түгел, акыл утырткан. Чыгып киткәндә ул болай диде: «Мин бераз акча туплау белән авылыбызга кайтып йорт салам. Безнең Ык буйлары, аръяктагы Өемташлар гына ни тора! Шахтада акчаны күп бирәләр бирүен, ну мин жир астында эшләргә яратмыйм. Үлгәч тә өлгерербез әле анда эшләргә. Карам шул китүдән кайта алмады. Аны шахта басты. Ә Фәйзылбарый белән очрашырга туры килде. Мине шигырьләр язган өчен район больницасыннан куып, туган йортыбызга кайтарганнар иде. Көннәрдән бер көнне шәп тукымадан тегелгән аксыл-соргылт костюм кигән бер егет килеп керде. Тыңлаусыз сары чәчләрен шома итеп артка тарап куйган. —Әллә танымыйсың инде? Мин Фәйзылбарый бит. Син тәмәкене ташлаттырган Фәйзылбарый —Ул яныма килеп җилкәләремнән сыпыргалап куйды. — Мин сине берәр начальникмы әллә дип уйлаган идем. Фәйзылбарый көлеп куйды. —Кая инде ул безгә начальник булу! Нефте чыгарабыз. Читтән килгән егетләр эш авыр дип зарланалар. Миңа авыр түгел. Безнең җилкәләр ач колхозны күтәреп үрәнгән. Монда ичмасам уч тутырып акчасын аласың. Фәйзылбарый ишек төбендә калдырган сумкасын минем янга алып килеп, өстәлгә күчтәнәчләр тезә башлады. —Әйдә, дустым, сыйлан. Сине больницада ашатмаганнар, ахры, бик ябыккансың. Әни табын әзерләде. Без күчтәнәчләр белән сыйландык. Ашап-эчеп табыннан кузгалгач, Фәйзылбарый сумкасыннан мичкә тәгәрәтеп пешергән ике бәрәңге алып өстәлгә куйды. — Бусы нәрсә тагын?—дидем аптырап. —Бусы минем әҗәт. —Нинди әҗәт? — Бер көнне мин мәктәпкә ач килеш барганыем. Әбекәй күршеләрдән бер бидрә бәрәңге биреп тормассызмы, көз көне ике бидрә итеп түләриек. дип сораган. Ләкин күршеләр: «Сез хәерчеләрнең утыртырга бәрәнгегез дә юк бит, көз көне каян алмакчы буласыз ул ике бидрә бәрәңгене?» —дип әбидән көлгәннәр. Шул көнне син үзеңә дип алып килгән ике бәрәнгенен берсен миңа биргәннең. Мин бу вакыйганы оныткан идем инде Шулай да Фәйзылбарыйга — Ә нигә ике бәрәңге? Мин бит сиңа бер генә бәрәнге биргәнмен,—дидем. —Әбекәй: «Әҗәт алсан, икеләтә итеп түлә»,—дип әйтә торганые. —Ни өчен икеләтә? — Берсе сиңа авыр чакта ярдәм иткән өчен, икенчесе рәхмәт йөзеннән. Фәйзылбарый белән сөйләшеп угыра торгач, күңелләр йомшарып китте. Икебез дә еш-еш күзләрне сөрткаләдек. Озакламый мине Казанга больницага алып киттеләр. Казанга кемнәр ярдәмендә китүне «Сөенечләр бүлешү» дигән китабымда язган идем, кабатлап тормыйм. Минем бит сүз башым көндәлекләр турында иде. Көндәлекләрем ни өчендер 1981 елдан гына башлана. Дөресрәге, шуна кадәргеләре юкка чыккан. Шулай дип ышанып әйтүем шуннан, чөнки 1981 елгы көндәлек жөмлә ахырыңдагы ике сүз белән башланып киткән. Ә икенче җөмлә баш хәреф белән язылган. Ләкин кызыл юлдан түгел. Димәк, фикернең дәвамы булган, башы юк. Көндәлекләремне ничәнче елдан яза башлавымны тәгаен әйтә алмыйм, әмма 1981 елга кадәр һич югы берничә дәфтәр язылган булырга тиеш. Чөнки мин әдәбиятка килгән 60 нчы еллардан соң 20 ел вакыт узган 20 ел эчендә күпме кешеләр белән очрашылган. Язучылардан тыш—Башкортстан, Әстерхан, Семипалатинск, Үзбәкстан, Казакъстан һәм башка төбәкләрдән килгәннәр белән. Семипалатинскидан килгән Антонина исемле бер ханым ике тапкыр безгә килеп атналар буе кунак булып яткан иде. Аның йөрәгенә операция ясаганнар һәм ул бездә ял итеп ятмакчы икән. Нурсөя дә, мин дә аның зарлануларыннан гарык булдык. «Мин тулай торакта яшим. Миңа аерым фатир кирәк. Сез берәр министерствога язсагыз, бәлки, фатир бирерләр иде. Сезне бит бөтен Советлар Союзы белә»,—дип, минем салпы якка салам кыстырып караса да, мин беркая да язмадым. Чөнки Генеральный секретарьга язсам да берни эшләмәячәкләрен белә иде. Моңа кадәр үзебезгә телефон кертә алмыйча дистәләрчә министрлыкларга, хәтта Политбюро исеменә язып та берни кыра алмаган идем. Бездә Совет чорында да һәм хәзер дә бер начар гадәт яшәп килә. Берәрсе өстеннән шикаять язсан, югарыдагы түрәләр, «рассмотреть» дигән сүзне өстәп, хатынны мондагы түрәләргә җибәрәләр. Ә мондагы түрәләрнең һәрвакыт җавабы әзер: «Нет технической возможности». Гаделлек дигән нәрсә Россиядә беркайчан да булмастыр. Юкса урын өстендә яткан һәм инде Союзкүләм танылып килгән язучыга телефон кертә алмаслар идеме? Күрше-тирәдәге начальстволарда бар бит. Алар өчен «техническая возможность» табылып тора. Шунсы кызык: совет власте бетүгә «техник мөмкинлекләр» дә табыла башлааы. Чит илдән кешеләр кесә телефоннары алып кайта башлады. Совет властеның күп кенә яхшы яклары булса да ул печән өстендә яткан эт кебек иде. Эт печән ашамый, кәҗәгә дә ирек бирми. Елына миллионнан артык «Жигули», шулар өстенә «Волга», «Москвич», «УАЗ» кебек машиналар чыгарган СССР нын үз халкы унар ел машинага чират торып, ахыр чиктә тиенләп җыйган акчасын учмарлап теге дөньяга алып китә иде. Машиналар социализм төзеп ятучы чит илләргә бүләк ителә яисә бик арзан хакка сатыла иде. Мин, шушы «иң бәхетле, иң гүзәл» илнен гражданины буларак, кандалалы, тараканлы больницаларда череп яттым! Бу больницаларда яту да әле зур бәхеткә санала иде. Власть алышынгач, больницада хәлләр тагын дә хөртиләнде. Ашарга кашык, тәлинкә, бокал ише нәрсәләрне үзең алып керәсең. Бәлки, тиздән карават, матрас ишеләрен дә үзеңә алып керергә туры килер. Бушлай дару дигән нәрсә юк инде. Гомумән, Россиянең киләчәге бик томанлы күренә. Җырдагыча: Уңга карасаң да юк, Сулга карасаң да юк! Илнең киләчәге нинди буласын беләсең килсә, картларга кара, диләр. Ә картларны күреп торабыз: урам тулы бомжлар. Йортлар күбрәк салынган саен фатирсызлар, икмәк күбрәк булган саен хәерчеләр арта. Менә шундый парадокс. Көндәлекләремнең кереш өлеше озынга сузылды. Истәлекләр формасында язылса да алар барыбер шул ук көндәлекләр. Ләкин мондагы вакыйгалар—хәтер аша сөзелеп чыкканнары гына. Шунсын раслап әйтә алам: монда уйлап чыгарылган вакыйгалар юк. Киресенчә, озынга китмәсен дип күп нәрсә төшереп калдырылды. Хәтер тузаны астында калып онытылганнары да күптер. Р. S. Югалган көндәлекләр, белмим, табылырмы? Әлегә сакланган кадәресен укучыларга тәкъдим итә торырга булдык. Бәлки, алар минем белән кызыксынучыларга шәхесемне аңларга ярдәм итәр.
2022-11-26T13:29:52Z
http://kazanutlary.ru/j-archive/journal-materials/2011-2/khter-toplrend-utly-kmer-1660814312
OSCAR-2301
culturaX
Безнең бәяләр тәэмин итүгә һәм башка базар факторларына карап үзгәрергә мөмкин.Күбрәк мәгълүмат алу өчен сезнең компания безнең белән элемтәгә кергәч, без сезгә яңартылган бәяләр исемлеген җибәрәчәкбез. Сездә минималь заказ саны бармы? Әйе, без барлык халыкара заказларның даими минималь заказ күләмен таләп итәбез.Әгәр сез сатырга телисез, ләкин бик аз күләмдә, без сезнең сайтны карагыз Сез тиешле документлар китерә аласызмы? Әйе, без күпчелек документлар бирә алабыз, шул исәптән анализ сертификатлары.Страховка;Кирәк булганда килеп чыгышы һәм башка экспорт документлары. Куркынычсызлыкның уртача вакыты нинди? Samрнәкләр өчен әйдәп бару вакыты якынча 7 көн.Масса-күләм җитештерү өчен, әйдәп бару вакыты 20-30 көннән соң.(1) без сезнең депозитны алгач, (2) сезнең продуктлар өчен соңгы рөхсәтегез булганда, әйдәп баручы вакыт көченә керә.Әгәр дә безнең әйдәп баручы вакыт сезнең срок белән эшләмәсә, зинһар, сату белән таләпләрегезне арттырыгыз.Барлык очракларда да без сезнең ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерергә тырышырбыз.Күпчелек очракта без моны эшли алабыз. Сез нинди түләү ысулларын кабул итәсез? Сез түләүне безнең банк счетына, Western Union яки PayPalга ясый аласыз: Алдан 30% депозит, B / L күчермәсенә каршы 70% баланс. Продукция гарантиясе нәрсә ул? Без үз материалларыбызга һәм осталыгыбызга гарантия бирәбез.Безнең продукт безнең продуктлардан канәгать булу.Гарантиядә яки юкмы, безнең компаниянең культурасы - барлык клиент проблемаларын һәркем канәгатьләндерү өчен чишү Сез продуктларны куркынычсыз һәм куркынычсыз китерүне гарантиялисезме? Әйе, без һәрвакыт югары сыйфатлы экспорт пакетларын кулланабыз.Без шулай ук ​​куркыныч әйберләр өчен махсус куркыныч төрү һәм температураны сизгер әйберләр өчен расланган салкын саклагычлар кулланабыз.Белгеч төрү һәм стандарт булмаган төрү таләпләре өстәмә түләү алырга мөмкин. Товар җибәрү өчен түләүләр турында нәрсә әйтеп була? Товар җибәрү бәясе сезнең товар алу ысулына бәйле.Экспресс гадәттә иң тиз, ләкин иң кыйбат юл.Диңгез суы белән зур күләмдә иң яхшы чишелеш.Төгәл йөк ставкалары, без күләм, авырлык һәм юл детальләрен белсәк кенә бирә алабыз.Күбрәк мәгълүмат алу өчен зинһар.
2022-11-28T15:36:34Z
http://tt.sdjbcmetal.com/faqs/
OSCAR-2301
culturaX
Шәһәрдә - 75, авылларда 99 мәктәп тәмамлаучы егет һәм кыз өчен барысы да артта калды: кызыклы дәресләр дә, зачет-контроль эшләр дә, соңга калулар да, мәктәп тормышында булган мавыктыргыч чаралар да, дер селкеткән бердәм дәүләт имтиханнары да... Алар өчен яраткан укытучылары һәм 11 ел шатлык-борчуларын бергә уртаклашкан сыйныфташлары белән аерылу мизгелләре... Шәһәрдә - 75, авылларда 99 мәктәп тәмамлаучы егет һәм кыз өчен барысы да артта калды: кызыклы дәресләр дә, зачет-контроль эшләр дә, соңга калулар да, мәктәп тормышында булган мавыктыргыч чаралар да, дер селкеткән бердәм дәүләт имтиханнары да... Алар өчен яраткан укытучылары һәм 11 ел шатлык-борчуларын бергә уртаклашкан сыйныфташлары белән аерылу мизгелләре дә килеп җитте. 25 июнь көнне Җиңү скверы аллы-гөлле чәчәкләрне хәтерләтте. Матур традиция буенча елның-елында шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучыларны, алтын, көмеш медаль ияләрен, иң активларны үзенә җыя бу мәйдан. Быел да аларны олы тормыш юлына озатыр алдыннан котлау, хәер-фатиха бирү өчен җитәкчеләр дә, халык та күп җыелган. Егет-кызлардан күзне алып булмый: барысы да шундый матурлар, ыспайлар. "Бүгеннән сезнең алда яңа тормыш ишекләре ачыла. Киләчәгегез - үзегезнең кулларда, балалар. Шәһәр һәм авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында 12 алтын, 11 көмеш медаль ияләре булу аеруча сөенечле. Аларга бәхет елмайды дип уйлый күрмәгез, мондый дәрәҗәгә ия булу өчен егет-кызлардан күпме тырышлык, түземлек таләп ителгәнен яхшы аңлыйбыз. Чөнки зур хезмәт кенә уңышка китерә. Тормыш юллары кая гына алып барса да туган Әгерҗегезне, мәктәбегезне, хөрмәтле укытучыларыгызны онытмагыз. Әти-әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермәгез. Барыгызны да кулларыгызга аттестат алган көн белән котлыйм!" - дип сәламләде чыгарылыш укучыларын район башлыгы Фәрит Габбасов. Аннан мәйданга иң зур бүләккә лаек булган алтын медаль ияләре һәм аларның әти-әниләре чакырылды. "Бу - сезнең беренче иң кыйммәтле бүләгегез. Ул матурлыкка карап бирелмәгән. Сез моңа фәкать үз тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә генә ирештегез. Алтын медаль алуыгыз гомер буе күңелегездә матур хатирә булып сакланыр. Әти-әниләрегез сезнең белән ничек горурлана! Бу медальләрне алуда укытучыларыгызның да өлеше әйтеп бетергесез зур." - диде Фәрит Гарифович алтын медальләр, Рәхмәт хатлары, аларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырганда. Әнә, алар - көмеш медаль алырга әзерләнүче егет-кызлар. Йөзләре кояштай балкыса да, дулкынланалар үзләре. "11 ел буена тырышып укуым бушка китмәде. Бүген миңа көмеш медаль тапшырачаклар. Бик сөенәм. Әлеге тантанада катнашу өчен чакыру алгач, Исәнбайдан ашкынып килдек. Бик зур рәхмәт!" - диде Айгөл Латыйпова. Ә көмеш медаль ияләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев котлады. "Мәктәптә укыганда укытучылар сезгә матур традицияләрне күңелләрегезгә сеңдерделәр. Менә шуларны онытмыйча, буыннан-буынга тапшырсагыз иде", - дигән теләген җиткерде ул. Мәйдан түрендә фән олимпиадаларында җиңүчеләр, мәдәни чараларны җыр-биюләре белән бизәүчеләр, спорт тормышында зур уңышлар яулаганнар да хөрмәтләнде. Аларга иң изге теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева җиткерде. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Ләйлә Гатауллина да егет-кызларга бары уңышлар теләде. Музыка яңгырый... Соңгы тапкыр егет-кызлар очынып-очынып вальс әйләнә. Алар кулларындагы шарларны зәңгәр күккә очыралар. Сезнең хыялларга ирешү юлларыгыз да әнә шулай җиңел булсын, егетләр-кызлар! Ак юл сезгә!
2022-12-07T07:28:27Z
http://agryz-rt.ru/news/yashlek/alda-cezne-oli-jullar-kote
OSCAR-2301
culturaX
Дүртөйле тарихи-туган якны өй­рәнү музеенда рәссам Ирек Асылгәрәевның «Мөлаем Шү­рәле» иҗат эшләре күргәз­мәсе эшләвен дәвам итә. Дүртөйле тарихи-туган якны өй­рәнү музеенда рәссам Ирек Асылгәрәевның «Мөлаем Шү­рәле» иҗат эшләре күргәз­мәсе эшләвен дәвам итә. Азиянең һәр халкы мәдәниятендә үз урманын саклаган урман рухы бар. Башкорт һәм татар әкиятләренең иң күренекле персонажларының берсе булган образ күргәзмәдә төп урынны биләгән һәм рәссамның 25 эшендә чагылыш тапкан. Алар барысы да төрле: ачулы, дустанә, тормыш турында уйланучан, хәтта ачык йөзле. «Г. Тукайның шул исемле әсәренә иллюстрацияләр ясаганда, миңа бер уй килде, Шүрәле булгач, димәк, Шүрәле хатын-кыз һәм балалар да бардыр бит. һәркемнең үз гаиләсе булырга тиеш, нәкъ шуның өчен мин эшемне әни, бала, дәү әни һәм дәү әти образла- рында дәвам итәргә булдым. Шүрәле үзенчә хәйләкәр һәм җитез, кайчагында явыз персонаж. Минемчә, үз картиналарымда Шүрәлене мин сөйкемле итеп күрсәтә алдым, кебек», - дип сөйли Ирек Асылгәрәев. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, картинага һәр рамканы Ирек шулай ук үзе эшл. Ул: «һәр характерга - үз кысасы», дип әйтә. Шулай ук Ирек Сәетҗан улы музей хезмәткәрләре белән бергә башкалар ара­сында танылган булырдай, Дүртөйле әкият персонажы­ның портретын булдырыр­га уйлаган.Исеме дә бар - Намур-бабай. Хәрефләр­нең урынын алыштырсаң, урман сүзе килеп чыга. Бу изге, авыр вакытларда яр­дәм итүче образ булачак. Якташ-рәссамның урман Шүрәлесе интерпретация­ләренә март ахырына кадәр карарга мөмкин булачак. Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Юлдаш" Зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи , информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике Башкортостан (РОСКОМНАДЗОР). Регистрационный номер: серия ПИ №ТУ 02-01372.
2022-12-08T06:48:15Z
https://iuldash-t.ru/articles/m-d-niyat/2021-03-22/m-laem-sh-r-le-2306391
OSCAR-2301
culturaX
Дүртенче сыйныф укучысы Виларик: «Ләйсәрия Ибәтовна татарча инша язарга кушты, мин яза белмим, икеле куячак», - дип, ишектән шыр елап кайтып керде. Малайны һәр кулына мандарин тоттырып, көч-хәл белән елавыннан туктаттылар. Әтисе улының көндәлеген ачып карады, анда дөрестән дә өй эше итеп, җәйге ял темасына инша язарга кушканнар иде. Ике... Дүртенче сыйныф укучысы Виларик: «Ләйсәрия Ибәтовна татарча инша язарга кушты, мин яза белмим, икеле куячак», - дип, ишектән шыр елап кайтып керде. Малайны һәр кулына мандарин тоттырып, көч-хәл белән елавыннан туктаттылар. Әтисе улының көндәлеген ачып карады, анда дөрестән дә өй эше итеп, җәйге ял темасына инша язарга кушканнар иде. Ике югары белеме булган ир нишләргә белмичә башын кашып куйды. Ул күпне белә, әмма монда татарча инша язарга кирәк. Бу математика түгел, монда баш белән уйлап язу сорала. Татарчасы чамалы булуын аңлаган Виларикның әтисе кичекмәстән дусларыннан ярдәм сорарга, кесә телефонына ябышты. Аның иң якын дусты: «Булмый, үзебездә нәкъ шундый ук хәл, безнең кызга да «Шүрәле» турында язарга кушканнар, менә нишләргә белмичә баш ватып утырабыз», - дигән җавабын ишеттерде. Башка дусларының да татарчасы такы-токы гына булып чыкты. «Ипи-тозлык сөйләшә беләбез, тик язу дигәндә, гафу ит», - дип акландылар алар. «Теләсә кайсы концерт-спектакльгә билет табып бирәм, син әйткәнне яза алмыйм», - диде дусларының берсе. Икенчесе: «Фатирыңа, машинаңа ремонт ясарга риза, татарча булдыра алмыйм», - дип, тизрәк котылу ягын карады. Арада берсе хәтта: «Әйдә, елга буенда йорт салып бирәм, тик үз малаема булыша алмаганны, синекенә ничек языйм ди», - дип, борчымавын үтенде. Плитә тирәсендә кайнашкан Виларикның әнисе, иренең кыен хәлдә калуын күреп, ярдәмгә ашыкты. Аның да дус хатыннары хәттин ашкан, шәт, алар арасында татарча яза белгәне табылмый калмас дигән өмет белән ул телефо-ныннан шалтырата башлады. Беренче танышы: «Дүрт чит тел беләм, «Фауст»ны нимесчә яттан сөйлим, әмма татарча яза алуыма шикләнәм», - дип хафага төште. Тагын бер танышы: «Әйдә кытайча язабыз, мин аларча ярыйсы гына сукалыйм», - дип мактана башлады. Чираттагысы: «Татарча сөйләшә белгәнем өчен рәхмәт әйт, әле ярый әбием өйрәтеп калдырды. Язу дигәндә, андый кеше табуың икеле, алар хәзер бетеп килә, җиңелрәк нәрсә сора», - дип, сөйләшүне оста гына икенче юлга борып җибәрде. Виларикның әнисе: «Инде нишлибез, башка сорар кеше калмады кебек», - дип, чарасызлыктан иренә карап куйды. Шулай аптырашта калып, алар бик озак утырдылар. Тынычлыкны: «Кыш җитте, машинага яңа тәгәрмәч кирәк», - дип, бурычка акча сорап кергән Габделбарый бозып ташлады. Күршеләренең хәлен ул бер карауда аңлап өлгерде. «Безнең малайга авыр мәсьәлә эләксә, ярдәм сорап өстәге күршегә менәбез. Ул техник фәннәр докторы, институтта математика укыта, болай кире какканы юк, булдыра алганча тырыша, улыбыз дүртледән төшми», - дип күкрәк сукты малае белән мактанган Габделбарый. - Авылдашлардан шәһәрдә безнең авыл кызы эшли дип ишеттем. Безнең авылныкылар татарча матур сөйләшә, сезнең малайга ничек тә ярдәм итәр, тапсам, бүген үк алып килермен». Кичен Вилариклар ишегендә кыңгырау чылтырады. Ачып җибәрсәләр, анда авызын ерган күршеләре Габделбарый басып тора. «Безнең авылдашлар күп монда, тәки эзләп таптылар, ярдәм иттеләр, күрегез, менә ул кыз», - дип, кем белән килүен күрсәтте. Шулчакны бәләкәй Виларик гаҗәпләнүеннән чүттән генә кычкырып җибәрмәде, чөнки анда аның татар теле укытучысы, берни аңламаган, арган кыяфәтле Ләйсәрия Ибәтовна басып тора иде...
2022-12-03T16:05:24Z
http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/tatarcha-insha
OSCAR-2301
culturaX
Бүген 19 халык дружинасы эшли, аның 18е халык саны 144 дружиначы белән авыл биләмәләре территориясендә һәм бер халык дружинасы халык саны 86 кеше белән шәһәрдә эшчәнлек алып бара. Нигездә бу 25- 55 яшьлекләр. Алар барысы да тикшерү үтте һәм таныклык алды (хөкем юклыгы һәм нарколог белән психиатрда исәптә тормау турында белешмә). Дружиначылар тарафыннан җәмәгатьчелек урыннарында һәм шәһәр урамнарында патруль тору хезмәттәшлек турында өч яклы килешү нигезендә (район хакимияте, урындагы полиция бүлеге, дружиначылар) эчке эшләр органнары белән тыгыз үзара эштә гамәлгә ашырыла. Ирекле ярдәмчеләр МВД бүлегенең дежур частена 23 сәгатьтә килә, участок уполномоченные белән инструктаж үтә һәм урам, ихаталарда төнге сәгать бергә кадәр патрульдә. Рейдка алар җомга һәм шимбә, бәйрәм чараларын үткәрү вакытында чыга. Дружиначы график буенча елына 4-6 тапкыр рейдка йөри. 2017 елда полиция хезмәткәрләре дружиначылар белән бергә гаилә ыгы-зыгысына юл куймауның 14 очрагын; тәмәке һәм алкоголь зыяны турында үсмерләр белән кисәтү әңгәмәләре үткәрүнең – 67; балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек, тәмәке саткан сәүдә нокталары тикшерүнең – 25; протокол буенча вак хулиганлык кылган өчен җәлеп итүнең 12 очрагын кисәткән; 36 кешене алкоголь куллануга медицина тикшерүенә җибәргән. Җәмәгатьчелек тәртибен саклауда актив катнашкан дружиначыларны бүләкләү өчен ел саен «Яшьлек» ФиС МАУның спорт объектларына йөрү өчен абонементлар бүленә. Русия МВДның Яңавыл районы бүлеге каршындагы җәмәгатьчелек советы Полиция көнен бәйрәм иткәндә икенче ел рәттән кыйммәтле бүләк бирә. Халык дружиначысына эш урыныннан ун календарь көнгә кадәр дәвамлылыкта хезмәт хакы сакланмыйча һәрьеллык өстәмә отпуск бирелә. И. Гәрәев, «Яңавыл» дружинасы командиры. Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Янавыл таннары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
2022-12-03T15:33:36Z
https://yantann.com/articles/-mgyyat/2018-07-02/politsiya-yard-mchel-re-safyna-keregez-216919
OSCAR-2301
culturaX
Алар елмаеп үлде Бөтен галәм шаһит булды Бу җәзага - нинди вәхшилек! Гасырлар да моны оныта алмас, Бу гөнаһны - бу бит мәңгелек. 44нең 25 август көне - Җәлилчеләр өчен кара көн. Антларына тугъры булып, үлем көтеп, Йокламаган алар ничә көн. Бу соңгы көн, соңгы төн икәнен Белде микән Җәлил,... 25 августа 2014, 12:41 1197 0 0 Кукмарада игеннәрне урып-җыю эшләре дәвам итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр суктырылган, һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш җыелган. Көзге культуралар уңышы инде тулысынча җыеп алынды, борчак басуларының да соңгы гектарларында эш бара. 12 мең ярым тонна салам хәзерләнгән. Көзге культуралар чәчү эшләре дә башланды. 4400 гектарла... 25 августа 2014, 11:49 545 0 0 Кукмарада "Легаль булмаган мигрант" акциясе бара Районда 22 августтан 31 августка кадәр "Легаль булмаган мигрант" оператив-кисәтү акциясе бара. Аның кысаларында хокук саклау органнары вәкилләре, федераль миграция хезмәткәрләре белән берлектә, чит ил гражданнарының Россия территориясендә законсыз яшәү очракларын кисәтү өстендә эшлиләр, тикшерүләр алып баралар. Шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган кешеләр күпләп яшәгән урыннар, алар... 25 августа 2014, 10:34 991 0 0 "Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара Каенсар авылыннан Нурфия Исхакова "Кабатланмас мизгел" бәйгесенә бик матур, үзенчәлекле фотолар юллаган: 25 августа 2014, 09:22 0 0 0 Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә игеннәрне урып-җыю эшләрен төгәлләү, 1 сентябрь - Белем көненә хәзерлек, дәүләт программалары нигезендә төзелүче объектларны куллануга тапшыру, кышкы ягу сезонына хәзерлек чаралары күрү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде. Һәр тармакта булган проблемаларны хәл итү буенча төгәл бурычлар куелды. 25 августа 2014, 07:54 0 0 0 Кара-Елгада мәчет төзелеше бара (+фото) Кара-Елга авылында яңа мәчет төзелү хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә мәчетнең беренче ниргәләре салынган. 25 августа 2014, 06:46 502 0 0 Шикаятьләрнең күбесе канәгатьләндерелгән Район прокуратурасының башка хокук саклаучы һәм күзәтчелек итүче органнар белән системалы, килешенгән эшчәнлеге нәтиҗәсендә, прокуратураның координацион роле сакланган хәлдә, агымдагы елның алты аенда билгеле бер уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Әйтик, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында закон бозуларның 693 очрагы, шул исәптән 75 законсыз хокукый актлар ачыкланды. Бу очраклар буенча 75...
2022-12-07T03:57:25Z
http://kukmor-rt.ru/news/date/list/25-08-2014
OSCAR-2301
culturaX
Әлеге вакытта Башкортстан башкаласы - Кораллы Көчләр сафына алынучылар саны буенча Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында лидер. Быел көз Уфадан 1111 егетне хәрби хезмәткә алу күзаллана. Бу, язгы чакырылыш кампаниясендәгегә караганда, 187 кешегә күбрәк. Билгеле булуынча, көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу көздә 5,3 мең егетне хәрби хезмәткә җибәрү каралган. Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Буздэк яналыклары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
2022-12-07T04:15:49Z
https://buzdyak-t.ru/articles/obshchestvo/2017-11-17/soldat-kaeshyn-budy-egetl-r-101334
OSCAR-2301
culturaX
Илсөя Бәдретдинова: "Кыз богомол малай богомолны беренче тапкыр мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә үк ашап бетерә..." 6 декабрь 2022 - 12:56 Динә Гарипова ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Казандагы юбилей концертында чыгыш ясаячак 6 декабрь 2022 - 12:15 Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде 6 декабрь 2022 - 12:14 Путин мобилизацияләнгәнәр өчен яңа канун кабул итте 6 декабрь 2022 - 11:10 Мобилизациядән качып киткән россиялеләр өчен салым күләме арттырылачак 6 декабрь 2022 - 10:44 Татарстанда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә яңа ярдәм күрсәтеләчәк 6 декабрь 2022 - 10:41 Татарстанда 35 гаилә өлкән кешене тәрбиягә алган 6 декабрь 2022 - 10:04 Татарстанда кошлар күпләп һәлак була башлады VK FB TW OK Твиты от @shahri_kazan Төп тема «Исламия, «Кыр казлары»н җырла әле» автор, 5 декабрь 2013 - 12:25 982 0 0 «Картаямыни соң йөрәк», - дип җырлый-җырлый, Исламия ханымның, әкрен генә, ашыкмый-кабаланмый, бу юлы инде Хәлил абыйдан башка гына, тагын бер юбилеена якынлашкан көннәре. Мин беренче тапкыр күчмә театрга килеп кергәч, Исламия Мәхмүтованы күрүгә үк, аны атаклы рус артисты Ермоловага охшаттым. Мәһабәт төз гәүдә, аксөякләрнекедәй төс-кыяфәт, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләр... Һәм инде, әлбәттә, янында Хәлил агай. Аңарда да ир кеше өчен кирәгеннән артык булган чибәрлек, кап-кара мыек, көр тавыш. Берсеннән башка икенчесен күз алдына китереп булмаслык, берсен-берсе тулыландыручы матур парлар, үрнәк гаилә булды алар. Һәм инде шунысы да бәхәссез - икесе дә чын мәгънәсендә Ходайдан бирелгән талантлар. Әгәр артистта Ходай тарафыннан бирелгән талант булмаса, ялкау икән, ник шунда биш-алты институт тәмамламый, ул берничек тә яхшы артист була алмый. Бу нәкъ менә Исламия ханым мисалында бик ачык күренә. Бернинди профессиональ белеме булмыйча: «Миңа бернәрсә дә - акча да, фатир да кирәкми, мине бары тик театрга эшкә генә алыгыз», - дип иҗат юлын башлаган Әлки кызы Исламия 70 ел гомеренең 50 елын сәхнәгә багышлады. 80 еллык тарихы булган К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында мәшһүр шәхес ул, чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен казанган, исемле, «Фидакарь хезмәт өчен» медальле, дәрәҗәле артистның берсе. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова эш сөючән, таләпчән булуы, бар дөньясын онытып театр сәнгатенә хезмәт итүе белән үзенә җәлеп итте дә. Ул туктаусыз нидер яза, язганнарын миңа да укып күрсәтә, шулай итсәм ничегрәк булыр икән, дип, хәтта киңәш тә сораган була. Язган пьесаларын режиссер буларак сәхнәгә дә куя. Сәнгать өлкәсендәге җәмәгать эшләрендә даими катнаша, һаман хезмәттә, хәрәкәттә. Ә халык: «Хәрәкәттә - бәрәкәт!» -дип юкка гына әйтмәгәндер. Менә шул инде аның картаймавының, рухы көчле булуының, матурлыгының сере. Без аңа үзара яратып: «Матур апа», - дип дәшәбез. Исламия ханым белән безнең ахирәтлек-дуслык, гаиләбез белән фатир алып, алар янына Киров районына күчкәч башланып китте кебек. Аның белән төрле темага да сөйләшеп була. Түбән Осландагы бакчаларыбызда да күрше булып яшибез. «Күршең үзеңнән яхшырак булсын», - ди бит халык. Без дә, Аллага шөкер, шулай: бары - уртак, югын бүлешеп дигәндәй яшибез. Матур апа» - ул искиткеч гадел, ялганны бөтенләй кабул итми, үз сүзен чатнатып әйтеп бирә белә. Бер елны аның белән бергә «Бәкер» шифаханәсендә бергә ял итәргә туры килде. Икәү генә анда ял итүчеләргә бушка ике сәгать ярымлык концерт күрсәттек. Әйтәсе килгән фикерем шул - ял иткәндә дә тик тормый безнең Исламия апа. Ул бик рәхәт юлдаш, әңгәмәдәш. Аның белән барган җирдә - гастроль булсынмы ул, очрашу кичәсе булсынмы - беркайчан да ач йөрмисең, киресенчә, әле күчтәнәчләр белән кайтасың. Ул үзлегеннән гарәпчә укырга өйрәнгән иде, гастрольдә йөргәндә миңа иске китаплардан никадәр шигырь, бәет, җырлар укып яздырды. Ә автобус белән 9 мең чакрым арага - Себер шәһәрләре буйлап гастрольгә бару бүгенгедәй истә. Томскидан башлап Красноярск краеның Ханты-Манси чигендә урнашкан Лесосибирск каласына хәтле барып җиттек. Көн саен 350-400 чакрым сикереш, иң кыска ара 270 км булды. Килеп төшкәч тә, кунакханәгә урнашканчы, башта спектакль уйныйбыз, аннан соң гына кунакханә. 4-5 сәгать ял итеп алабыз да тагын юлга. Чөнки сәгать поясы гел алышынып тора, өлгерергә кирәк. Көн саен иртән кузгалып киткәндә: «Балалар, мин Себергә, әгәр сөрмәсәләр, гастроль дип башка монда хәтле килмәм инде», - дигән ярымшаярудан башка зарлану ишетмәдем матур ападан. 19 яшеннән килеп, драма һәм комедия күчмә театрында ул. Театр булсын, яшәсен, дип, ат чанасында, трактор арбасында, җил-яңгырга, карлы бураннарга карамыйча, гомеренең 50 елын иҗатка багышлаган артист бит Исламия Мәхмүтова. Алар - чыдам, алар - сабыр. Алар зарлануны белми. Дөресен генә әйткәндә, Хәлил абый белән Исламия апа - театрыбызның каһарманнары, алар театрыбызның йөз аклыгы, кабатланмас тарихы. Өстәвенә, бүгенгесе көндә Татарстанның атказанган артисты дәрәҗәсенә ия булган ике талантлы кыз үстерделәр. Ни кызганыч, тарихны бүген Исламия ханым ялгызы гына дәвам итә. Киләчәктә аны кызлары Лилия белән кияүләре Ринат Шәмси язар дигән өметтә калам. Матур апа барган бер җиреннән, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре белән бергә, аларның орлыкларын да җыеп кайта. Ул берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерергә дә ярата шул. Хәлил агай (мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын): «Ярар, Исламия, көзен кешеләр уңыш җыйганда, син чәчкә орлыклары җыярсың», - дип яратып әйтә торган иде. Аларның бакчаларында гына түгел, өйләрендә дә гөлләр матур, Исламия ханым: «Гөл бакчабыз бигрәк матур, Карыйм сокланып кына. Мин дә очып төшәр идем Күбәләк булып кына», - дип җырлый-җырлый, алар белән сөйләшә-сөйләшә су сипкәнгә күрә, ел әйләнә шау чәчәктә утыралар. Җыр сүзләрен искә төшерүем юкка түгел. Бигрәкләр дә моңлы итеп, күңелгә сеңдереп җырлый бит Исламия ханым ул җырларны. Шулай булмаса, Илдар Юзеевның моннан күп еллар элек куелган «Кыр казлары артыннан» спектаклендәге Ясминә җырын - кайда гына булса да, нинди генә спектакль уйнасак та - тамашачы бүгенге көнгә кадәр сорар идемени?! Шулай бер елны, Хәтер көнендә Исламия ханымның, Сөембикә-ханбикә булып киенеп, «КамАЗ» машинасы әрҗәсенә урнаштырылган тәхеткә утырып, янына сөңге тоткан сакчылар куеп, Ирек мәйданыннан Кремльгә таба барышы. Сөембикә-ханбикә Ленин урамыннан узганда, ике хатын: «Исламия «Кыр казлары»н җырла әле», - дип кычкырмасыннармы! Менә шуннан аңлашыла инде ул җырның популярлыгы, аның җыр-моңының нинди көчкә ия икәнлеге. Талантлы кеше бөтен яктан да талантлы була шул. Аның үзе язган, режиссер буларак куйган спектакльләре бүген дә зур уңыш белән бара. Миңа да Рәдиф Сәгъдинең ул куйган «Сынган беләзек» һәм үзе язган «Син бит минем бергенәм»ендә уйнарга туры килде. Уйнарга дип әйтүем дөрес үк булмас, чөнки Исламия ханым, үзе талантлы артист булгангадыр инде, сәхнәдә уйнарга түгел, ә яшәргә кирәклекне аңлата, һәрдаим шуны таләп итә. Шуңа күрәдер, мөгаен, ул куйган спектакльләр тормышның нәкъ үзе кебек килеп чыга да. Менә шундый ул безнең Исламия апабыз - матур апабыз. Никадәр гомерләр узылган, никадәр юллар үтелгән, искә алырлык, истә калырлык вакыйгалар, хатирәләр. Алар белән бергә яшәгән күпме сәхнә тормышы.. Бүгенге көндә ул театрыбызның горурлыгы, мәшһүр артист, пьесалар авторы, режиссер, кызларына әни, кияүләренә яхшы «каенана», оныкларына дәү әни һәм ышанычлы «ахирәт». Туган көнендә хатын-кыздан яшен сорамыйлар, аңа шулкадәр яшьтер дип карамыйлар, ә бары тик тәлгәш-тәлгәш теләкләр генә телиләр. Исламия ханым! Ходай Сезне сәламәтлегегездән аермасын. Реклама Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз Теги: 250 Нравится Поделиться: Реклама Комментарии (0) Отправить Авторизоваться Осталось символов: Язмалар 6 декабрь 2022 - 21:22 “Зөлфәт Хәсәнов келәмгә кайта, диләр. Дөресме икән?” Шундый сорау килеп иреште бүген безгә. Янәсе, Зөлфәт “Ак Барс” Көрәш сараена күнегүләргә йөри башлаган икән, Илмир Төхвәтуллин белән көрәшә икән, диләр. Бу сорау үзебезне дә кызыксындырды. Һәм без Зөлфәтнең үзе белән сөйләшеп алырга булдык. 557 0 2 6 декабрь 2022 - 16:29 Несмелов урамы юлы белән Вознесение трактын нинди язмыш көтә? Татарстанда 2023 елда “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә 11,2 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкару планлаштырып куелган инде. 125 0 0 6 декабрь 2022 - 16:16 Бездә архивлар чормада ятмый Архивлар башка оешмаларга караганда күптәннән бер адым алданрак бара. Ул элеккечә без уйлаган архаик хезмәт күрсәтү урыны түгел инде. Заманча үзгәрешләргә республика архивларына да, районнарда урнашкан архив идарәләренә дә кагыла. 141 0 1 6 декабрь 2022 - 14:49 Рөстәм Миңнеханов: «Яңа спорт объектларын ачу - спорт объектлары белән тәэмин итүдә чираттагы адым» Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов - Биектау бистәсендә, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Буа һәм Минзәлә шәһәрендә футбол манежларын ачу тантанасында катнашты. Биектауда - "Эверест" ябык футбол манежы, Буада - "Максат", Минзәләдә - "Минзәлә" футбол манежы пәйда булды. 120 0 0 6 декабрь 2022 - 14:35 Ир янында тугры хатын, башка янында сөяркә була белә ул Котырынды гына бу арада буран. Карның күплеген халыкның бер ише уңышка юрады. Икенчеләр аклык матур булса да, ишегалларын, юлларны тутырган кардан тәмам туйды. Карны ничек кенә көрәсәң дә, көрт таулары барлыкка килде. 1611 0 3 6 декабрь 2022 - 12:30 “Без укыганда “Рөстәм маҗаралары” мондый түгел иде кебек...” Казанда XIV “Һөнәр” яшь режиссура фестивале башланып китте. Аны дүртенче ел рәттән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры оештыра. 180 0 0 6 декабрь 2022 - 10:30 Мобилизацияләнгән Илдар Кәримов: «Безне чын профессионаллар өйрәтә, алар барысы да махсус хәрби операция зонасында булып кайткан» Өлешчә мобилизациянең икенче этабына эләккән егетләр бер айдан артык “Казан Экспо”, танк полигонында урнаштырылган күчмә палаткаларда яшәп, хәрби әзерлек үтә. Алар җиңүнең безнең якта булуына ышана. 707 0 4 6 декабрь 2022 - 08:45 Артистларны да акылга утыртырга кирәк Концертта эчәсең, нервылар какшый, ресторанда утыручыларны кыйныйсың икән — популяр кеше буларак җәзаңны да ал! Штрафлар турында гына әйтмим, әйтик, ярты елга концертларын туктатырга, җәмгыятькә файдалы эш башкартырга, кирәге чыкса, мактаулы исеменнән дә мәхрүм итәргә була. Алайса бөтен ил карап торучы кешегә җүнсезлек кылып йөрү бер дә килешми бит. 2725 1 9 5 декабрь 2022 - 21:33 Ялгышларым өчен үкенеп бетә алмыйм. Фирдия белән очрашмаганга шактый еллар үтеп киткән. Беркөнне көтмәгәндә очрашкач, яшьлек елларын искә төшерә башлады ул. 2380 1 3 5 декабрь 2022 - 20:54 "Куркуымнан рәхмәт әйтергә дә, исемен сорарга да өлгермәдем..." Яңа Савин районы Фатих Әмирхан урамындагы 36 йортта "Вита" аптекасы урнашкан. Кергәндә кереп була, сакланып кына. Ә менә кире чыкканда... упкынга очуың бар. 816 0 1 5 декабрь 2022 - 16:24 «Без ватанпәрвәрлек һәм гаилә кыйммәтләреннән бервакытта да баш тартмаячакбыз» Казанда 4-9 декабрьләрдә Бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасын саклау буенча Конвенция кабул ителүгә 50 ел тулуга багышлап халыкара форум эшли. Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган әлеге чарада Россия һәм дус булган БДБ, Азия, Африка, Латин Америкасы илләреннән 1 мең делегат катнаша. 493 0 1 5 декабрь 2022 - 15:22 "Газетаның яңа санын укып чыкмыйча, эшкә тотынмыйм..." Марий Эл Республикасының Бәрәңге районында чыга торган “Безнең тормыш” (“Наша жизнь”) газетасына 90 яшь тулды. Бу уңайдан район үзәгендә тантаналы бәйрәм чарасы узды. Редакция хезмәткәрләрен “Татмедиа” исеменнән “Шәһри Казан” барып котлап кайтты. 250 0 0 5 декабрь 2022 - 14:48 Тәтештәге “Түбәтәй тауэр” күзәтү мәйданчыгы кайчан төзелеп бетә? Татарстан “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проектында актив катнаша. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 2022 елда 543,2 миллион сум акча бирелгән. 237 0 0 Барлык язмалар Реклама Актуаль видео 6 октябрь 2022 - 13:44 Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел. Фотогалерея Печән базарыннан фоторепортаж Балык Бистәсе Сабан туеннан ФОТОРЕПОРТАЖ Киров районындагы Аракчино бистәсенә урнашкан тегү предприятиесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды(ФОТОРЕПОРТАЖ) Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 4нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлегеннән фоторепортаж «TMTV» -2021 музыкаль премиясеннән фоторепортаж Балык Бистәсендә “Чана-фест” үткәрелде Гёкдениз Карадениз мәчете Казанда “Звезда Поволжья" газетасының баш мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озаттылар. Балык Бистәсе районы Степановка авылында урнашкан “Эко ферма”дан фоторепортаж Соңгы комментарийлар 6 декабрь 2022 - 16:43 Без имени Айе, дорес инде бу Илсөя Бәдретдинова: "Кыз богомол малай богомолны беренче тапкыр мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә үк ашап бетерә..." 6 декабрь 2022 - 21:13 Без имени Буренен, коерыгын вакытында бэкедэн тартып алганнар ,молодцы . Ә ул вакытта әтиебез бер хатынның кочагында яткан булган... 6 декабрь 2022 - 15:23 Без имени Безнен татар шул булыр инде, анда барып у т ырып карагыз але, сез ни сейлярсез.. 6 декабрь 2022 - 14:57 Без имени Эйеее китте донья кереп ..... Бу Вагапов фонды никтер гел низахта, акча житмиме сон бу кешегэ. .... 6 декабрь 2022 - 14:25 Без имени Башладылар инде,Ришат, түз! 6 декабрь 2022 - 14:01 Без имени «Продюсер табып биргән акчаны үзләштерүе" Соң артистлар шул акчаны эшләр өчен көч салмыйлармени? Әйтерсең, ул акчаның өлеше продюсерларга бердә эләкми. Ришат Төхвәтуллинның финанс яктан авыр вакытларда булышкансыз икән-бик әйбәт, әҗере булсын. Аның түбәнлектә яшисе килмәве, гаиләсенә өй салып бирүендә хикмәт түгел, Рифат Фәттаховның шул максатны кимсетеп карауда хикмәт. Ришат гади, үз аудиториясен яратучан артист. Концертларыннан сөң чыгып халык белән аралаша, вакытың җәлеп итми. Аны акча, байлык артыннан чаба торган кеше дип әйтеп булмый. Россия 1 да чыккан әнисе белән видеосюжет Ришатны чыннан хисләндерде. Борын чиертеп горурланып утырмады ул, киресенчә, тавышы калтырап гаиләсенә булган мәхәббәтне генә белдерде 6 декабрь 2022 - 13:43 Без имени Бэтен суздэн дэ гаеп табалар инде, ришатнын да бала чагы 90елларга элэкте бит инде, аксасызлык чоры. Бик яхшы выступать итте, молодец 6 декабрь 2022 - 13:25 Без имени Кайнана килгэч кунак кына булсын уз оендэ тэртип урнаштырсын. Миндэ кайнана барып тэртип урнаштырган юк йорт алырга без булышсак та. Килен не дэ аларга була каршы язучылар узе кайнана ахрысы. Каенананың эзен ничек суытырга? 6 декабрь 2022 - 13:08 Без имени Алар чын артист хэзер. Сезнен вакытыгыз чыкты. Мавр сделал своё дело. Мавр может уходить. 6 декабрь 2022 - 11:11 Без имени Бездэ дореслек юк, булмады, булмаячак, эгэр хэлегездэн кидсэ йорегез, булдырыгыз, турэлэр дореслекне яратмый алар, блат белэн бирэлэр награданы. Мактаулы исем бирелерме? 6 декабрь 2022 - 11:00 Без имени Фирдиянен авыр язмышы дигэн жомлэ белэн хич килешмим.Аллаһ Тәгалә ана мэрхэмэтле ирне очраттырган,э ул нэпсесен тыя алмыйча,кеше ирен дэ аздырган.Гомер ахрына кадэр ерак эле,тэубэгэ килеп,кене-тоне намазлык остендэ ялварып Аллаһ тан кичеруен сора,бэлки гафу итэр. Ялгышларым өчен үкенеп бетә алмыйм. 6 декабрь 2022 - 09:58 Без имени Мин Рәсим белән килешәм.Артистларның ла,телевидение тапшыруларының да бик мәгнәс Артистларны да акылга утыртырга кирәк Интервью 19 ноябрь 2022 - 12:57 "Шәһри Казан" журналисты Рәсимә Галиева: “Тормышта “ташка аш белән” генә атып торып булмый” 19 ноябрь – югары мәктәп укытучысы көне. “Шәһри Казан” укучылары өчен Рәсимә Галиева исеме, әлбәттә, таныш. Ул – 25 ел тәҗрибәсе булган журналист, доцент, филология фәннәре кандидаты. 1783 1 6 18 ноябрь 2022 - 14:50 “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Кыз мәһәргә биш килограмм алтын сорады» Мәһәр турында сөйләшкәндә аягыңны юрганга карап сузарга кирәк дигән гыйбарәне истән чыгармаска кирәк Никах килешүенең бер шарты – кияүнең кәләшкә мәһәр бирүе. Гадәттә, ул бездә алтын йөзек яисә муенса, яки алка була. Бик сирәк очракта гына акча булырга мөмкин. 3763 1 4 17 ноябрь 2022 - 14:07 Аш-су остасы Илшат Габдуллин: «Спагеттины 13 меңгә саткан да булды» Аның остлагын дөньякүләм танылган шеф-поварлар да бәяләде. Казан егете Илшат Габдуллин “Пятница” телеканалында кулинар реалити-шоуда катнашты. 3091 0 3 Төп яңалык 6 декабрь 2022 - 14:49 Рөстәм Миңнеханов: «Яңа спорт объектларын ачу - спорт объектлары белән тәэмин итүдә чираттагы адым» Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов - Биектау бистәсендә, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Буа һәм Минзәлә шәһәрендә футбол манежларын ачу тантанасында катнашты. Биектауда - "Эверест" ябык футбол манежы, Буада - "Максат", Минзәләдә - "Минзәлә" футбол манежы пәйда булды. 120 0 0 Соңгы хәбәрләр 6 декабрь 2022 - 21:22 “Зөлфәт Хәсәнов келәмгә кайта, диләр. Дөресме икән?” Шундый сорау килеп иреште бүген безгә. Янәсе, Зөлфәт “Ак Барс” Көрәш сараена күнегүләргә йөри башлаган икән, Илмир Төхвәтуллин белән көрәшә икән, диләр. Бу сорау үзебезне дә кызыксындырды. Һәм без Зөлфәтнең үзе белән сөйләшеп алырга булдык. 557 0 2 Барлык язмалар Укырга киңәш итәбез 30 ноябрь 2022 - 08:39 Дустымның кияүдәге апасына гашыйк булдым Бик кыен хәлдә калдым. Бәлки, газетаны укучылар миңа киңәш бирер дип өметләнәм. Рөстәм (исемен шулай дип әйтик) исемле якын дустым бар. Ул өйләнмәгән, минем кебек үк. Без бергә эшлибез, эштән тыш та гел аралашып торабыз. 3712 1 0 30 ноябрь 2022 - 08:53 “Тәртип”тә бар да тәртиптә: бәйгеләргә йомгак ясалды Филармония сәхнәсендә тәртиплеләр чыгыш ясады. Алар татар халкының онытылып килгән җырларына икенче сулыш бирде. "Тәртип" радиосы оештырган “Үз илемдә – үз көем” һәм “Әниләр марафоны” бәйгеләренә йомгак ясалды. Быел алар Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде. 690 0 2 30 ноябрь 2022 - 09:48 "Куркыныч инде, башта адым саен үлем сагалый кебек тоелды. Аннан ияләнәсең икән..." Дөнья хәлләре бер калыпка салынган мәкальләрне дә үзгәртә, моңарчы ана күңеле балада, баланыкы далада дисәк, хәзерге вәзгыятьтә бала күңеле анага тартыла, ничә яшьтә булуына карамастан, ата-ананың хәер-догасына, саклавына-яклавына өметләнә. Әниләр көне алдыннан мондый уйлар юкка гына тумады, килешү нигезендә хезмәт итүче Көшкәтбаш егете Илшат Гыйльманов янына барып кайткач уй дигәне тирәнәйде генә. 2982 1 10 30 ноябрь 2022 - 13:22 Арчада күп балалы гаиләнең икенче тапкыр өйләре янган Арча районының Кәче авылында күп балалы Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр янган.
2022-12-07T02:15:32Z
http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/islamiya-kyir-kazlaryin-yirla-le
OSCAR-2301
culturaX
Сәйфуллин Шәрифулла Габдулла улы. Ул Мари Эл Республикасы Морки районы Әлмәмәт авылының хөрмәткә лаек кешесе. Мин аның белән горурланам. Дәү әтем Чернобыль афәтен бетерүдә катнашкан. ( 1986 елны) Дәү әтиемнең батырлыгы үрнәк булып тора.
2022-12-03T20:17:19Z
http://avyly.congress.tatar/seyfullin-sherifulla-gabdulla-uly/
OSCAR-2301
culturaX
Даруханәләрдә меңләгән дарулар арасыннан бер үк даруны 30 сумга да, 300 сумга да алып булганлыгын беләбез үзе, әмма, кыйммәтлесе яхшырак, дигән уй барыбер үзенекен эшли. Кагыйдә буенча, даруларның оригиналлары кыйммәтрәк тора, ә аларның аналоглары - дженериклар арзанрак була. Моның сәбәбе менә нәрсәдә: оригинал препаратны эшләп чыгару өчен, күп вакыт һәм акча кирәк, әмма патентның вакыты чыккач, бу препаратларны очсызрак бәягә башка фирмалар да чыгара башлый. Шул рәвешле дженериклар барлыкка килә. Әмма якын киләчәктә очсызлы аналоглар бетәргә дә мөмкин, ягъни дженерикларны чыгару кыенлашачак. Ул даруларның кыйммәтләнүенә дә китерергә мөмкин. Бу турыда Монополиягә каршы федераль хезмәт утырышында фикер алыштылар, дип яза «Российская газета». Закон проектының төп максаты - сыйфатсыз даруларны базарга чыгармау. Дженерик эшләп чыгаргач, аның сыйфатлы икәнен исбатлыйсы булачак, шул рәвешле, аларны теркәү процедурасы катлауланырга, ә ул аларның кимүенә китерергә мөмкин.
2022-11-30T23:09:44Z
http://almet-rt.ru/news/salamat/kilchkt-darularnyi-analoglaryi-betrg-mmkin
OSCAR-2301
culturaX
Бу чакыруны ул кичә кич телефон аша сөйләшкәндә җиткергән. Бу хакта хәбәрне Кремльнең матбугат хезмәте җиткерде, дип белдерә Яңалыклар агентлыгы. "Путин Эрдоганга якын арада Русияне эш визиты белән килеп күрергә тәкъдим итте. Төркия лидеры чакыруны кабул итте", - диелә мәгълүматта.
2022-12-07T09:02:38Z
https://oktyabr-t.ru/articles/common_material/2019-10-17/kiler-mik-n-197130
OSCAR-2301
culturaX
Язучы Марат Кәбировның рәсми сәхифәсе: тормыш, мәхәббәт, коточкыч хәлләр турында иң кызыклы язмалар: яңа әсәрләр, китаплар, электрон китапханә [ 0 / 0 ₽ ] Login Menu Автор турында Яңалыклар Яңа әсәрләр Рецензияләр Интервью Әдәби дөнья Китап кибете Яңа китаплар Пандемия 299 ₽ Сатып алырга Кичерү юк 299 ₽ Сатып алырга Тик син генә… 299 ₽ Сатып алырга Киллер 299 ₽ Сатып алырга Казан аэропортында китапханә ачылган Казан аэропортында китапхәнә ачканнарын күз алдына китерә аласызмы? Мин китерәлми идем. «Аэропортларда, вокзалларда шундый бер урын тапсалар нинди яхшы булыр иде,» — дип тә уйлаганым юк иде. Ә менә башы эшләгән, фантазиясе көчле булган кешеләр бар икән. Алар минем башка да килмәгән уйны чынлык иткәннәр. Аэропортта китапханә ачканнар. Жалкы, Казан аэропортында түгел. Ростов на Дону шәһәренең яңа ачылган Платов аэропортында очыш көткән пассажирлар өчен вакытны китап укып уздыру мөмкинлеге тудырганнар. Китапханәдә гадәти кәгазь китаплар тәкъдим ителә. Китапханә аэропортның өченче катында урнашкан, бик уңайлы ял бүлмәсе дә бар. Йомшак диваннар, өстәлләр, гаджетларга зарядка бирү корылмалары урнаштырылган. Якты, уңайлы. Ә пассажирларны иң кызыктырганы — кәгазь китаплар. Аларны кулга тотып актарып карарга, утырып яки өйдәгечә ятып укырга һәм хәтта самолетка үзең белән алып керергә дә, сувенир урынына өеңә алып кайтырга да мөмкин. Бушлай. Китап фонды әлегә аэропорт хезмәткәрләренең көче белән тулылана. пассажирлар арасында да алып китүчеләр булган кебек үк китап калдырып китүчеләр дә бар. kicheru_yuk_1200x500 killer_baner_1200x500_2 kaytu_1200x500 Һәм иң кызыгы — китапханәгә керүчеләр, вакытын шушында үткәрергә теләүчеләр бик күп икән. Бу бәлки, укымышлы, тормышта нәрсәгәдер ирешкән кешеләрнең самолетта күбрәк очуы белән бәйледер. Ни генә әйтсәң дә аэропорт тирәсендә надан һәм хәерчеләр йөрми бит инде. Ә хәллеләр кызыксынучан, аң-белемгә, матурлыкка, маҗараларга омтылучан була. Бу хәбәрне алгач, ничектер көнләшебрәк куйдым. Эх, нигә мондый күренеш бездә, Казанда, түгел икән, дип уйладым. Китап укучылар бездә дә күп булыр иде. Минем китапларны да, нигездә, утны-суны кичкән һәм тормышта үз урынын тапкан шәхесләр укый. Ә алар күбесенчә самолетта оча. Шуңа күрә, бу очракта мин дә, башка язучылар да китап фондын баетудан читтә калмас идек.
2022-11-27T19:43:58Z
https://maratkabirov.com/edebiyat/kazan-ayeroportynda-kitapkhana.html
OSCAR-2301
culturaX
Инвалидлык өч группага бүленә: 1 группа Бу группага ия булучылар үз-үзләрен карый алмый, аларга даими тәрбия таләп ителә. Болар — үзләре хәрәкәт итә алмаучы, акылы зәгыйфь булган, кыскасы, тулысынча башкаларга бәйле кешеләр. 2 группаБу кешеләр үзләре турында аз гына хәстәрлек күрә ала, нәрсәгәдер таянып йөри, махсус учреждениеләрдә укый, башкалар ярдәмендә тәртипләрен контрольдә тоталар. 3 группаБу кешеләр үзләре турында хәстәрлек күрә ала, шулай ук эшләргә мөмкин, ләкин аларны эшкә сирәк кабул итәләр, чөнки тулы эш көне эшли яисә бөтен эш йөкләмәсен үти алмыйлар. 2015 елның 1 апреленнән айлык акчалата түләүләр күләме: I группа инвалидларына — 3137 сум 60 тиен II группа инвалидларына — 2240 сум 74 тиен III группа инвалидларына — 1793 сум 74 тиен Инвалид балаларга — 2240 сум 74 тиен Социаль хезмәтләр җыелмасы (2015 елның 1 апреленнән аның бәясе — 930 сум 12 тиен). Ул: 1. Өстәмә медицина ярдәме, шул исәптән табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар белән тәэмин итүне; 2. Шифаханә-курорт дәвалануы өчен путевка бирүне; 3. Шәһәр яны тимер юлы транспортында, шулай ук, шәһәрара транспортында дәвалану урынына һәм аннан кайткан юлга түләүне үз эченә ала. Айлык акчалата түләүләр РФ Пенсия фондының республиканың шәһәр һәм районнарындагы идарәләре тарафыннан түләнә. Гомерлеккә кемгә бирелә? Срогы чикләнмәгән инвалидлык түбәндәге шартларда билгеләнә ала: — граждан инвалидлык группасы алганнан соң 2 елдан да соңламыйча. Бу кагыйдә өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. Ләкин соңгыларына аны балигъ булганчы алырга кирәк; — билгеле бер инвалидлык группасы тәгаенләнгәннән соң 4 елдан да соңламыйча. Медик-социаль комиссия тернәкләндерү курсы үткәннән соң да инвалидның хәле яхшырмавын билгеләсә, әлеге кагыйдә кулланыла. Бу инвалидлыгы булган балаларга да кагыла; — балага инвалидлык билгеләнгәннән соң ярты елдан да соңламыйча. Бу балигъ булмаган балаларга гына һәм яман шеш, хроник яисә кискен лейкоз яки онкология ачыклану сәбәпле, башка җитди авыруларны дәвалау авырлашса гына кагыла. Чирен дәвалаганда ниндидер уңай үзгәреш сизелмәсә, медик-социаль экспертиза группаны беренчегә билгеләгәндә үк срогы чикләнмәгән группа бирә ала. Ләкин бер нәрсәне истә тотарга кирәк: әлеге авыруны дәвалап булмаганлыгын дәлилләү зарур. Срогы чикләнмәгән группа гражданнарның тернәкләндерү программалары үткәрү вакытында да дәвалана алмаган чире булса гына билгеләнә ала. Әгәр дә медик-социаль комиссия ниндидер тернәкләндерү курсыннан соң пациентның хәле яхшыруын билгели алса, гомерлек инвалидлык бирү каралмаячак. Бу мәсьәлә шәхси тәртиптә хәл ителә. Мисал Мәсәлән, яшь егет имгәнгәннән соң балтырының бер өлеше ампутацияләнгән, ди. Медик-социаль комиссиясенең беренче утырышында аңа икенче группа бирелгән. Комиссиягә икенче тапкыр килгәнче егет протез эшләткән, анда яхшы йөрергә өйрәнгән һәм хәтта эшкә урнашкан. Ягъни ул үзен сәламәт кеше кебек хис итә башлаган. Бу очракта комиссия аңа 3 группа инвалидлык тәгаенли, ләкин срогы чикләнмәгәнне. Шундый ук хәл-шартларда икенче егеткә протез 3 елдан соң гына (чират күп) куелырга мөмкин. Шул сәбәпле, аңа срогы чикләнмәгән инвалидлыкны аңа протез куйгач кына бирәчәкләр. Ничек опекунлыкка алырга? Опекага алынган кешегә 14 яшь тулмаган очракта яисә психик тайпылышлары аркасында суд тарафыннан эшкә сәләтсез дип танылган балигь булган граждан опекунлыкка алына ала. Бу очракта опекунлыкны попечительлек белән бутарга ярамый, чөнки икенчесе өлешләтә эшкә сәләтле, үз гамәлләре өчен җавап бирә алган кеше өстеннән алына ала, ә опекунлык опекага алынган кешенең милке белән тулысынча идарә итүне аңлата. Инвалидны тулысынча эшкә сәләтле кеше генә опекага ала ала. Психик тайпылышлары булган кешене генә опекага алырга яраганлыктан, тәү чиратта аны рәсми рәвештә эшкә сәләтсез дип тану турында судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Суд суд-психиатрия экспертизасы тәгаенләргә тиеш, ул авыруның эшкә сәләтсезлеген раслаячак. Опекунга үзенең юридик хокуклы булуын һәм ныклы сәламәтлеген дәлилләү өчен бик күп кабинетлар үтәргә туры киләчәк. Болар дәлилләнгәннән соң, опека һәм попечительлек органына мөрәҗәгать итү зарур. Шуны белү мөһим: күп очракта опекунлык инвалид дәваланган психоневрологик диспансерга тапшырыла. Бу очракта опека органнары кемнең опекун булуын сайларга тиеш. Сезне опекун дип таныганнар икән, опекага алынган кешенең милкенә бөтен документлар сезгә тапшырыла, хокукларыгыз һәм бурычларыгыз аңлатыла. Моннан тыш, сез ай саен авыруның хәле һәм аның финанс чыгымнары турында отчет бирергә тиеш. Опекун эшсез икән, аңа инвалидны караган өчен пособие тәгаенләнәчәк. Инвалидны опекунлыкка алу өчен кирәк булган документлар Гариза тапшырганда үзегез белән түбәндәге документлар булырга тиеш: Опекун документлары: * паспорт яисә шәхесне билгеләүче башка таныклык; * керемнәрне раслаучы белешмәләр; * эш урыныннан характеристика; * сәламәтлек торышын раслаучы медицина документлары; * хөкем ителмәгәнлекне раслаучы белешмә; * автобиография; * гаиләнең башка әгъзаларының опекага ризалыгын белдерүче язма формадагы белешмә; * яшәгән урынны тикшерү акты; * ИНН Опекага алынучының документлары: * паспорт яисә шәхесне билгеләүче башка документ; * Русия Пенсия фондыннан пенсия күләме турында белешмә; * инвалидлык турында белешмә; * йорт кенәгәсеннән өземтә; * эшкә сәләтсезлек турында суд карары; * күчемсез милек булганда милеккә хокукка документлар. Барлык документларның күчермәсен эшләү мотлак. Нинди очракта бирелә? Сезне инвалид итеп танысыннар өчен медицина учреждениесе белгечләренең моны документлар белән раславы таләп ителә. Алар шушы карарны кабул итә һәм тиешле белешмә бирә, шулай ук авыруны тернәкләндерү өчен шәхси программа тәкъдим итә. Учреждениегә инвалидлыкны тану турында гариза кергән көн аны билгеләгән көн дип исәпләнә һәм шушы датадан башлап бу кеше махсус социаль яклауга мохтаҗ дип исәпләнә. * Мондый белешмә авыру яшәгән яисә теркәлгән урын буенча учреждениедә махсус комиссия тарафыннан медик-социаль экспертиза үткәрелгәннән соң бирелә. Пациентның яисә аның законлы вәкиленең язма гаризасы аны үткәрү өчен нигез булып тора, гариза белән бергә сәламәтлеккә зыян килүне раслаучы медицина документлары тапшырылырга тиеш. * Медик-социаль экспертизага юллама сәламәтлек саклау учреждениесе яисә халыкны социаль яклау органы тарафыннан бирелә. Анда пациентның сәла­мәтлеге турында мәгълүматлар, органнары һәм системаларының зыян күрү дәрәҗәсе, организмының мөмкинлекләре һәм тернәкләндерү чаралары үткәрү нәтиҗәләре күрсәтелергә тиеш. Авыру сәламәтлеге какшау сәбәпле учреж­дениегә үзе килә алмаган очракта, мондый экспертиза аның өендә, граждан дәва­ланган стационарда яисә китерелгән документлар нигезендә читтән торып ясалырга тиеш. Һәр пациент яисә аның законлы вәкиле үз исәбенә медик-социаль экспертиза үткәрүдә катнашу өчен теләсә нинди белгечне җәлеп итү хокукына ия. * Әгәр дә сезгә мондый юлламаны бирүдән баш тартсалар, сез организм функцияләре бозылуны һәм шуңа бәйле тормыш эшчәнлеге чикләнүне раслаучы документлар белән медик-социаль экспертизага үзаллы рәвештә мөрәҗәгать итә аласыз. * Учреждение белгечләре составы экспертлар карарын кабул итәргә мөмкинлек бирмәсә, гражданны тикшереп чыгу акты баш бюрога җибәрелә, анда тиешле карар чыгарыла. * Тикшерүнең махсус ысулларын, эксперт-тернәкләндерү диагностикасының катлаулы төрләрен һәм өстәмә мәгъ­лүматлар алуны таләп итүче очраклар өстәмә тикшерү программасы буенча махсус комиссия тарафыннан карала. Мондый программа дәвалау-профилактика, тернәкләндерү яисә башка учреж­дениедә тикшерелүне һәм авы­руның хезмәт шартларын, аның социаль-көнкүреш хәлләрен һ.б. тикшергәннән соң, баш бюроның заключениесен алуны күздә тота. * Инвалидлык өч төркемгә бүленә, авыруга 18 яшь тулмаган булса, аңа “инвалид бала” категориясе бирелә. Инвалидлык бирү мәсьәләсен ул яшәгән шәһәр яисә районның халыкны социаль яклау органы контрольдә тота. * I группа инвалидлары — ике елга бер, II, III группа инвалидлары — елына бер, инвалид балалар шушы категория тарафыннан билгеләнгән срокта яңадан тикшерү үтә. Бу сәламәтлек торышының ничек үзгәрүен ачыклау һәм аны яхшырту буенча тиешле чаралар күрү өчен кирәк. * Пенсия яшендәге ир-атларга һәм хатын-кызларга, анатомик җитешсезлеге булган һәм расланган критерийлар буенча башка инвалидларга яңадан тикшерү үткәрелми торган инвалидлык билгеләнә. Әмма инвалидлык билгеләргә нигез биргән ялган документлар ачыкланса, махсус комиссия яңа тикшерү үткәрә. * Әгәр дә пациент медик-социаль экспертиза бюросы карары белән килешмәсә, ул яисә аның законлы вәкиле баш бюрога яки халыкны социаль яклау органына шикаять бирә ала. * Граждан баш бюро карары белән риза булмаган очракта, халыкны социаль яклау органы әлеге учреждениенең тиешле профильле белгечләренең теләсә кайсы составына экспертиза үткәрүне йөкләтә ала. Тагын бер сорау ? — Кадерле редакция! Безнең илдә шулай бит ул, менә дигән сәламәт кешегә дә инвалидлык бирелә, гомере буе авыр чирдән газап чигүчегә ул юк. Минем энемнең фаҗигадән соң акылы зәгыйфь­ләнде. Ләкин аңа башта гына группа бирделәр дә, аннары алдылар. ВТЭК тарафыннан яңадан тикшерү үткәрелмәгән инвалидлык группасы билгеләнгән нинди авырулар бар? Безне нерв-психик төргә кергәннәре кызыксындыра инде. Светлана САДЫЙКОВА. ВТЭК тарафыннан яңадан тикшерү үткәрмичә гомерлек инвалидлык тәгаенләнә торган нерв-психик авырулар: 1. Үзәк нерв системасының хроник көчәя барган инфекция авырулары: энцефа­литларның төрләре, энцефаломиэлит, амиотрофик боковой склероз, хәрәкәт итү, сөйләм, күрү функцияләре катгый бозылуга китергән рассеянный склероз (паркинсонизм, параличлар, афазия), баш мие водянкасына (сару су авыруы) китергән склероз авыруы. 2. Акыл зәгыйфьлеге күренешләре ачык чагылучы прогрессив паралич, дәвалауга карамастан, хәл яхшырмаган очракта. 3. Баш мие имгәнү нәтиҗәсендә алынган чирләр. 4. Баш мие кан тамырлары авырулары вакытында баш миендә кан әйләнеше бозылу нәтиҗәсендәге барлыкка килгән авырулар. 5. Өянәк еш кабатланган һәм акыл зәгыйфьлеге белән катлауланган эпилепсия. 6. Үзәк нерв системасының хроник көчәя барган чирләре: миопатия, миотония, хәрәкәт итү функцияләрен бозган калтырау параличы. 7. Периферия нервларының имгәнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән кул чугы яисә кулбаш параличы, аяклардагы паралич. 8. Баш һәм арка миендәге операция үткәреп булмый торган шешләр. 9. Имбециллык яисә идиотлык дәрәҗә­сендәге олигофрения. 10. Балачактан ике яклап саңгыраулык. 11. Шизофрения белән авырганнан соңгы акыл зәгыйфьлеге. Ярдәм кирәк булса: ufa-voi.ru “Бөтенрусия инвлидлар җәмгыяте” Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе rabotainvalidam.ru Вакансияләр, яңалыклар, хәйрия оешмалары телефоннары meetinvalid.ru Танышулар, аралашу rusblind.ru Сукырлар өчен махсус китапханәләрнең мәгълүмат порталы Читайте нас в © Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта.
2022-12-05T18:09:13Z
https://blvesti-t.ru/articles/aktualno/2018-12-06/eshk-yaraksyzlyk-tormyshka-yaraksyzlyk-t-gel-115580
OSCAR-2301
culturaX
Бу көннәрдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның, башкарма комитет бүлекләре, район хезмәтләре вәкилләренең халык белән очрашулары уза. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштыралар. Очрашулар барышында авылның киләчәктә ничек үсәргә тиешлеге турындагы мәсьәлә тикшерелә, хәл ителәсе көнүзәк проблемалар ачыклана. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 98 мең 248 гектар авыл... Бу көннәрдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның, башкарма комитет бүлекләре, район хезмәтләре вәкилләренең халык белән очрашулары уза. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштыралар. Очрашулар барышында авылның киләчәктә ничек үсәргә тиешлеге турындагы мәсьәлә тикшерелә, хәл ителәсе көнүзәк проблемалар ачыклана. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 98 мең 248 гектар авыл хуҗалыгы җирләре беркетелгән, шул исәптән сөрүлек җирләр 74 мең 516 гектар тәшкил итә. Җитештерү-финанс эшчәнлеген 180 авыл хуҗалыгы берләшмәсе тормышка ашыра, аларда 1640 кеше эшли. Бер елда 26 мең 300 тонна сөт җитештерелде, 2011 ел белән чагыштырганда бу 104 % тәшкил итә, ит 2 мең 300 тонна җитештерелде, үсеш - 25%. 27 мең 600 гектардан 66 мең 800 тонна ашлык җыеп алынды, уңыш бер гектардан 24,2 центнер тәшкил итте, бәрәңге уңышы 7 мең тонна, гектардан 129 центнердан күбрәк чыкты. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5402 баш мөгезле эре терлек асрала, бу җәмәгатьчелек секторындагы баш санының 31%ын тәшкил итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 2287 сыер, 2525 сарык һәм кәҗә бар. Районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары бер елда 9896 тонна сөт, 869 тонна ит саттылар. Продукцияне эшкәртүне тәэмин итүче һәм эре эш бирүчеләр һәм салым түләүчеләр, тотрыклы үсештә булган промышленность секторы предприятиеләре арасында "СафПласт", "Ремонт-механика заводы", "Агрохиммаш", "Винербергер-Коркачык" ширкәтләре, Усад спирт заводы. Районда 605 кече предприятие теркәлгән, шуларның 367се икътисади яктан активлар. 1116 шәхси эшмәкәр эшли. Кече эшмәкәрлек субъектлары өлешенә район әйләнешенең 21%ы туры килә. Узган ел кече предприятиеләр әйләнеше 4 млрд. сумнан артып китте. Кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән районның җирле бюджетына кергән акча 49,9% тәшкил итте. Район буенча планда каралган 40 мең урынына 44 мең 300 кв. метр торак файдалануга тапшырылды. 156 гаилә яңа квартиралар алды, ике елда барлыгы 648 квартира төзелде. Капиталь ремонт программасы гамәлгә кер-гәннән башлап 104 йорт ремонтланды, барлыгы 145 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылды. 2012 елда юл төзелешенә 156,8 млн. сум акча тотылды, барлыгы 34,7 млн. сумлык 9,7 км машина юллары төзелде, авылларны һәм авылларның юл-урам челтәрен тоташтыручы 15 км озынлыгындагы юллар ремонтланды. Бер елда 3400 кв. метр брусчатка салынды. Районда җир участокларын бирүне сорап 309 күп балалы гаилә мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта мәйданы 30 гектардан күбрәк булган 304 участок бирелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча 500ләп кеше яңа квартиралар алды. Рәсемдә: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районга килгән вакытта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән.
2022-12-07T13:44:24Z
http://biektaw.ru/news/ya%D1%9Balyiklar/rayon-uzgan-elga-yomgak-yasyiy
OSCAR-2301
culturaX
9 март көнне Татарстан халкы "Җир сәгате" халыкара акциясендә катнаша алачак. Моның өчен кичке 20:30 сәгатьтә төгәл 60 минутка утларны сүндереп торырга кирәк булачак. ❮ ❯ Чара ел саен кыргый табигать Дөньякүләм фонды тарафыннан үткәрелә. Март аеның соңгы шимбәсендә уздырыла торган бу акциянең максаты - халыкка әйләнә-тирәнең экологик яктан пычрану проблемасы барлыгын искә төшерү. Бер сәгатькә электр энергиясеннән баш тартып тору аша һәркем үзенең бу мәсьәләгә битараф булмавын белдерә ала. Татарстанда исә бу чараны инде алтынычы ел рәттән үткәрәләр. Узган ел акциядә башкала мэриясе генә түгел, ә һәрбер муниципаль берәмлек, 200дән артык оешма һәм предприятие катнашкан. Республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, акция нәтиҗәсендә сәгатенә 1 498 000 кВт электр энергиясе янга калдырылган, дип хәбәр итә Интертат.ру газетасы. Быел Татарстанда әлеге акциягә игътибар шулай ук зур булачак. Казанда башкарма комитет һәм Казан Ратушасы биналары төгәл бер сәгатькә караңгылыкка чумар, дип уйланыла. Шунысы мөһим, акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен бүлмәләрдә утны, компьютерларны, бина яктырткычларын, реклама элмәләрен, телевизор һәм өстәл лампаларын сүндерү дә җитә. Ә менә урам яктырткычларына, светофор һәм сигнализацияләргә акцияне оештыручылар тимәскә киңәш итә.
2022-12-07T12:17:25Z
http://kaibicy.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/ir-sgate-halyikara-aktsiyasend-kaybyichlyilar-da-k
OSCAR-2301
culturaX
Үзәктән еракта урнашкан торак пунктлардагы социаль әһәмияткә ия объектларга интернет уздыру Русия Президенты Владимир Путин указы белән расланган «Русиянең санлы икътисады» гомумдәүләт программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында башкарыла. Быел Башкортстанда 722 социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле Интернетка тоташтырылды. Башкортстанда республиканың социаль әһәмияткә ия объектларын (СЗО) Интернет челтәренә тоташтыру буенча ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Бу эш Русиянең Элемтә һәм коммуникацияләр министрлыгының федераль проекты нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлегә проектның беренче этабы һәм беренче елы тәмамланды. Республикабызда ул «Башинформсвязь» акционерлык җәмгыяте тарафыннан башкарыла. Контракт шартлары нигезендә 2019 елның 1 декабренә кадәр провайдер Башкортстандагы 722 социаль әһәмияткә ия объектны интернет челтәренә тоташтырган. Бу федераль проект программасына кергән республика объектларының 26 процентын тәшкил итә. Проектның беренче этабында Дәүләкән, Учалы, Бөре, Стәрлебаш, Шаран, Буздәк, Дүртөйле һәм башка районнарда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын сүндерү частьлары, мәгариф учреждениеләре, авыл хакимиятләре интернет бәйләнеше белән тәэмин ителгән. Шунысы мөһим: фельдшер-акушерлык пунктларында, янгын сүндерү частьларында һәм авыл хакимиятләрендә интернет бәйләнешнең минималь тизлеге - кимендә 10 Мбит/с, авыл мәктәпләрендә - кимендә 50 Мбит/с, шәһәр мәктәпләрендә 100 Мбит/с булырга тиеш.
2022-12-07T14:07:45Z
https://tulpar.info/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/2019-12-15/sanly-ik-tisad-ta-bashkortstanny-722-ob-ekty-286514
OSCAR-2301
culturaX
End of preview. Expand in Data Studio

No dataset card yet

Downloads last month
22